Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

БЕЗ – АНЫҢ ГАЗИЗЛӘРЕ

Әниләр! Без сезгә һәрвакыт бурычлыбыз. Сез безгә нинди матур тормыш бүләк иттегез, төн йокыларыгызны калдырып, бишек җырларын көйләп үстерәсез.

Җырларда әйтелгәнчә, елаганда юатасыз, йокыбыздан иркәләп уятасыз, назлы карашларыгыз белән сөеп кенә үстерәсез. Без елмайсак, шатланасыз, без моңайсак, борчыласыз.

Уйнарга чыкканда да, мәктәпкә барганда да син безне: "Тәртипле бул, яхшы укы, олыларны хөрмәт ит!", - дип озатып каласың. Кайтканда шат йөзләребезне күреп, үзең дә елмаеп каршы аласың. Ә соңласак, ишек-тәрәзәдән күзләреңне алмыйча борчылып кайтуыбызны көтәсең. Без бит синең газизләрең, бәгырь җимешләрең шул, әни!

Әнием! Нинди күркәм, асыл зат син минем өчен. Кечкенәдән үк син дә бар нәрсәгә дә игътибарлы, олыларга ярдәмчел булып үскәнсең. Яхшы укыгансың, рәсем ясарга, матур итеп биергә яраткансың. Гөл-чәчәкләр үстерү, бәйләү-чигү белән шөгыльләнгәнсең. Бу эшләрне хәзер дә күңел биреп, яратып эшлисең. Мине дә, энемне дә эш сөеп үсәргә өйрәтәсең.

Саба мәктәбен тәмамлагач, кечкенәдән хыялланган укытучы һөнәрен сайлагансың. Унҗиде ел инде яраткан эшеңдә - балаларга белем бирәсең. Укучыларын бик ярата минем әнием. "Сезнең янда үзем дә яшәреп киткәндәй булам", - ди ул. Мин әнием белән бик горурланам. Киләчәктә мин дә аның кебек укытучы булырга, гомеремне шушы изге эшкә багышларга хыялланам. Без Раяз энем белән йөзеңә кызыллык китермәбез! Сез безне ничек кадерләп, яратып үстерәсез, без дә сезгә шулай кадер-хөрмәт күрсәтербез. Күңелләребезгә сафлык, рәхимлек, хезмәт сөючәнлек, олыларга хөрмәт тәрбияләүчеләр дә сез бит, әнием!

Гүзәл Шәрифуллина,

Мичән урта мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев