Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ГАДЕЛЛЕК ЭЗЛӘП КИЛӘЛӘР

Прокуратура хезмәткәр­ләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре өчен күп реформалар авторы Петр I гә бурычлы. Нәкъ менә ул 1722 елның 12 гыйнварында генерал-прокурор вазифасын булдыра. Прокуратура законнарның үтәлеше сагында тора, җинаятьчелеккә каршы көрәштә барлык хокук саклау органнарының эшчәнлеген көйли. Максатыбыз шул ук: законлылыкны тәэмин итү, кеше хокукларын һәм иреген саклау, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең закон белән сакланган мәнфәгатьләрен яклау. 2019 елда прокуратура закон бозуларның 554 фактын ачыклады.

Нигезсез  чыгарылган норматив-хоку актларына һәм башка карарларга 108 протест  белдерелде. Судка 67 дәгъва гаризасы бирелде. Закон таләпләренең  үтәлмәве фактлары буенча юридик  затларга 348 прокурор гаризасы кертелеп, 347 вазифаи зат  дисциплинар җаваплылыкка тартылды, административ хо­кук бозуларга  кагылыш­лы 29 эш  кузгатылды. Хезмәткәрләребез суд­лар­да 79 гражданлык эшен тикшерүдә катнашты­лар, 110 җинаять эшен карау вакытында дәүләт гаепләүче буларак чыгыш ясадылар. Бу юнәлеш югары квалификация һәм һөнәрмәндлек  сыйфатлары   сорый, чөн­ки судта  каралган һәр эш артында кеше язмы­шы, дәүләт һәм гадел хөкемнең абруе  ята.

Прокуратура  хезмәткәр­ләре халык,  балигъ булмаганнар һәм  яшьләр арасындагы профилактика алып баралар, хокук белемнәрен пропагандалыйлар, дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшендә актив катнашалар. Без законлы мәнфәгатьләре  прокуратура тарафыннан  якланган кешеләрдән рәхмәт  сүзләрен хезмәтебезгә зур бәя буларак  кабул   итәбез. Ә мөрәҗәгать итүгә килгәндә, ишеклә­ребез һәрвакыт ачык. Без кешеләрне кабул итәргә, хокук саклау өлкәсендә сорауларын тыңларга, ярдәм итәргә һәрчак әзер. 2019 елда прокуратурага төрле эчтәлектәге 260тан артык шикаять керде. Кешеләр тиешле эш хакын ала  алмыйлар, торакка  хокуклары  чикләнә яки башка  өлкәләрдә  чыгарылган карарлар белән  килешми  икән, башка структураларда  яклау тапмаса, ахыр чиктә безгә  килә. Прокуратураның катнашы нәтиҗәсендә 34 кешенең хокукы торгызылды. Нәкъ менә прокуратураның актив позициясе белән җаваплылыгы  чикләнгән” Смарт Инжиниринг” җәм­гыяте үзенең 130 эш­чесенә 4,3 миллион сум күләмендә хезмәт хакын  түләргә   мәҗбүр булды. Күзәтчелек  эшчәнлегендә таләпчәнлекне арттырып,  алиментлар буенча бурычларны  да  киметә  алдык, балаларына матди ярдәм   күрсәтмәгән 15 кеше юридик җаваплылыкка тартылды.

Бердәм коллективның тырышлыгы Россия Федерациясе Генераль про­­куратурасы  куйган бурычларны  үтәүгә  юнәл­­дерелгән.  Прокурор  урынбасары, юстиция  киңәшчесе  Рәшит Аху­нов,  ярдәмчеләрем Ләй­сән Гаффарова,  Энҗе Фәй­зетдинова, I разрядлы белгеч  Илсөя Шәях­мәтова,  шофер Илнур Нәҗипов – барысы да үз вазифаларын зур җаваплылык тоеп башкаручылар. Һөнәри бәйрәмебезне билгеләп, без хезмәттәшлекләре өчен район эчке эшләр бүлеге, хокук саклау, контрольлек итүче органнар хезмәткәрләренә, судьялар корпусына, хакимият һәм җирле үзидарә вазифаи затларына эчкерсез рәхмәтебезне белдерәбез. Законга  озак еллар  хезмәт иткән ветеранарыбызга да яхшы  теләктә генә калабыз.

Зөфәр Абитов,

район прокуроры, өлкән юстиция  киңәшчесе.

Фото: архив/Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев