Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Рәхмәт сезгә, игелекле кешеләр!

2005 елда Саба үзәк хастаханәсенең гинекология бүлегендә ярты ел табиб күзәтүе астында дәваланып, авыру бала туды. Исламга бүген 15 яшь. Казан хастаханәләренә йөрүдән туктаганыбыза өч кенә ел әле. Хәзер инде сирәгрәк барабыз. Йөрүләребезнең файдалысы да, шифасызы булды. Шушы 15 ел дәверендә юлыбызга бик күп мәрхәмәтле кешеләр очрады.

undefined

Шул ук вакытта дөрес урында утырмаган түрәләр белән дә очрашырга туры килә, чөнки авыр хәлдәге инвалид баланың хәл итәсе проблемалары күп. Без бик еш ДРКБда яттык, шприц, дару, система һәм башка әйберләрне үзебезгә сатып алырга туры килде. Акчага интектек. Хәзерге кебек интернеттан ярдәм сорау башыбызга да килмәде, бөтен игътибарыбыз балага гына иде. Чөнки балабыз 1,5 ел буе тәүлекнең 24 сәгатен туктамый елады. Аны 8нче психоневрология хастаханәсенә күрсәттек, шунда ук дәвалый башладылар. Авыр вакытларда юлыбызга чыккан якын кешеләргә, энем Рамилгә, апаема, таксида эшләгән Марат Бәшировка, йөз дару арасыннан безгә файдалысын табып биргән ДРКБ неврологы Ольга Огурцовага, безнең өчен педиатр гына түгел, психолог та булган Миләүшә Йосыповага гаиләбез белән башларыбызны иеп олы рәхмәтебезне белдерәбез. Район үзәк хастаханәсе табиблары Зинфира Усмановнага, Резеда Рафаэлевнага чиратсыз керергә туры килә иде, бер тавыш күтәреп эндәшмәделәр. Сирәк булса да баш табиб Марат Йосыповтан да ярдәм сорарга мәҗбүр булабыз, ул да кире какмый. Күршеләребез Зөлфирә һәм Марат Насыйбуллиннарга гомер буе рәхмәтлебез, үзебез гел юлда булдык, олы малаебызга 7 яшь иде, гел шушы күршеләребездә булды. Хә­зер дә зур хөрмәт күрсәтеп, ярдәмләшеп яшиләр. Резеда һәм Наил Мортазиннар булышлык сорамаган килеш тә бик нык ярдәм иттеләр. Чынлыкта без ярдәмгә бик нык мохтаҗ идек. Наил әфәнде үзе Әфган сугышларын узган, күп авырлыклар кичергән кеше булгангадыр, башкалар хәлен яхшы аңлый. Андый кешегә хәлне сөйләп торасы да юк. Миграция хезмәте җитәкчесе Айнур Гафиятуллин машина, башкасы белән дә гел ярдәм кулы суза. Гәүһәриягә шундый тәрбияле ул үстергән өчен бик зур рәхмәт. Һәрвакыт булышырга торган кешеләрдән гел ярдәм сорау да уңайсыз, чарасыз, бик кыен вакытта сорарга да мәҗбүр булабыз, әмма янәшәбездә шундый мәрхәмәтле кешеләр булуы үзе яшәргә көч, рух бирә. Кызыл Мишә коррекцион мәктәбе коллективы Исламны узган Яңа ел бәйрәменә чакырды. Улыбыз кеше күп урында үзен авыр хис итә. Психолог Гөлшат апасы аны аерым бүлмәгә чакырып, баланың күңелен күрде, зур бүләк бирделәр. Ай саен мул, сыйфатлы продукция тапшырдылар. Улыбыз беренче елын Саба мәктәбендә читтән торып укыды, аннан Кызыл Мишә мәктәбендә (читтән торып) белем алды. Укытучыбыз Алия Шәүкәтовна Ислам белән уртак тел тапты. Узган ел Саба мәктәбеннән Айгөл апасы килеп укытып, аның белән дә килешеп эшләделәр.(Ислам бик тыныч бала түгел, авыруы шундый). Без укытучыларга, гомумән, Кызыл Мишә коррекцион мәктәп-интернаты коллективына бик рәхмәтлебез.

Казанда балалар теш таби­бы-хирургы булып эшләүче Саба кызы Лилия Наил кызы Хәсәнова турында аерым язып үтәсем килә. Ул чын мәгънәсендә үз эшенең остасы. ДЦП белән авыручы балалар белән эшләргә, аларның тешләрен алыр өчен күпме көч, сабырлык кирәк. Лилия Хәсәнова һәр балага шәхси якын килә белә, аның кебек табиблар күбрәк булсын иде.

Быелгы Рамазан аенда Сабада яшәүче дин кардәшләребез үзләренең исемнәрен дә әйтмичә улыбызга велосипед бүләк иттеләр. Бу кыйммәтле дә, сыйфатлы да велосипедка Исламның ничек сөенгәнен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Аның өч тәгәрмәчле велосипеды бар иде. Гел йөргәч, ул нык тузды. Ул вакытта 20 мең торган әлеге ортопедик велосипедны алганда Таһир Шәрәфиев һәм Марсель Хуҗин ярты бәясен күтәрергә ярдәм иткәннәр иде. Бу безгә бик зур булышлык булды. Балабыз авыру булгач, миңа да, иптәшемә дә эштән китәргә туры килде. Бер таныш булмаган кешеләр дә улыбызны машиналарына утыртып урам әйләндерәләр, баланың күңелен күрәләр. Күршебез – дусты Фәнис туганнан бирле Исламны хөрмәт итә, бик зур рәхмәт аңа. Без бик матур урамда, урман полосасы янында яшибез. Күршеләребез әйбәт, урамыбыз тыныч, балалар да шундый инсафлылар. Безгә ярдәме тигән һәркемгә Аллаһының мең рәхмәте яусын, һәркайсына башыбызны иеп йөрәк түреннән чыккан рәхмәтләребезне бел­дерәбез. Әлеге сүзләрне күптәннән күңелебездә йөрт­сәк тә, сәламәтлек белән бәй­ле проблемалар аркасында гел кичектерелеп киленде. Безгә кылган яхшылыкларыгыз үзе­гезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, язмада исемнәре аталмыйча калган кешеләр булса, аларның һәрберсенә дә рәхмәтләребез барып ирешсен!

Дания һәм Мөдәррис Галиевлар гаиләсе.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев