БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ БЕЛӘН!
Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Балачак – күңелдә җылы хисләр генә калдыручы иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт. Һәр баланың әти-әнисе кочагында үсәргә, олыларның игътибарын һәм мәхәббәтен тоеп яшәргә хакы бар. Районыбызда балалар турында кайгырту, аларны җәмгыятькә лаеклы гражданнар итеп үстерү өчен барлык шартлар тудырылган.