1 июнь 2020 яңалыклары
-
Владимир Путин 1 июльне Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирү көне итеп билгеләде
Россия Президенты Covid-19 коронавирусы таралуны кисәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.
-
100 еллыкта - 100нче бала
Бүген - балаларны яклау көнендә районыбызда 2020 елда ЗАГС бүлегендә 100нче бала булып теркәлгән уллары Газизне котлап, Сабада яшәүче Хәбибрахмановлар гаиләсендә районыбыз җитәкчеләре булып китте. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан 100нче сабыйга менә шундый үзенчәлекле бүләк ясалды. Диләрә һәм Нияз Хәбибрахмановларның кызлары Зилә, уллары Зөлфәт янына өченче бала булып дөньяга килгән Газизнең туу шатлыгы белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов уртаклашты. Бу хакта туларык газетабыздан укый алырсыз.
-
Татарстан Икътисад министрлыгы эшмәкәрләр өчен ярдәм чаралары буенча белешмә чыгарды
Документ кече һәм урта бизнес субъектлары өчен бизнеска ярдәм итү чаралары буенча кирәкле бөтен мәгълүмат бар һәм даими рәвештә тулыландырыла.
-
Мидхәт Шаһиәхмәтов: Хәзер безнең бурыч — ихтыяҗны стимуллаштыру
Татарстанда Республика маркетинг үзәге эшли, аның нәтиҗәсендә эшкуарлар 28 млрд сум акча эшләгән.
-
Татарстанда июль башында "Кыр көне - 2020" күргәзмәсе узачак
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.
-
Түбән Шытсу авыл җирлеге яңалыклары
Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына юлларны ремонтлау эше алып барыла.
-
Зоояклаучылар хәрәкәте: Конституциядә хайваннарны яклау турында төзәтмә - зур адым
Хайваннар Россиянең әйләнә-тирә мохите һәм табигый байлыклары кебек сакланырга тиеш.
-
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 50 очрагы ачыкланган
Авыручыларның күбесе – 23 кеше Казанда яши.
-
Тикшерү комитеты: Алты яшьлек баланы күршесе елгада батырып үтергән
Тикшерү ачыклаганча, 23 яшьлек ир-ат психиатрда исәптә тора.
-
Казанда «Безнең фермер» дигән уникаль мәйданчык ачылды
Татарстанда «Безнең фермер» дигән уникаль кибет ачылды. Мәйданчык ваклап сәүдә итүгә исәпләнгән һәм В2В форматында эшләячәк.
-
Кадерле балалар, хөрмәтле өлкәннәр!
Беренче июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә! Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да! Ә без, өлкәннәр өчен, бу көн – балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм безнең һәрберебезнең исенә төшерү көне ул.
-
Марат Җәббаров: чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә, әмма алда шулай ук бик мөһим эш - терлек азыгы әзерләү
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
-
Симет авыл җирлегендә урам юлларын төзекләндерү эшләре
Бу көннәрдә “МДСУ-1” оешмасы, “Авыл урам юлларын норматив хәлгә китерү” республика максатчан программасы нигезендә, Түбән Симет авылы Ленин урамында 500 метр озынлыктагы юлны төзекләндерелде.
-
Россиядә комлыкта кызынганда битлек кимәскә рөхсәт иттеләр
Ял итүчеләр социаль дистанция сакларга тиеш.
-
Килдебәк авыл җирлегендә аренда йорты төзелеше
Килдебәк авыл җирлегендә тагын бер аренда йорты төзелеше тәмамланып килә. Бу көннәрдә “Р.Слободской Универсалстрой” оешмасы Килдебәк авылы, Октябрьская урамындагы йортның эчке эшләрен башкара. Төзүчеләр бүлмә ишекләрен урнаштыру, обой ябыштыру, газ җиһазларын урнаштыру белән мәшгуль. Шулай ук йортның капка-коймалары да эшләнә.