Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә комлыкта кызынганда битлек кимәскә рөхсәт иттеләр

Ял итүчеләр социаль дистанция сакларга тиеш.

Россиялеләргә пляжда ял иткәндә битлек кияргә кирәкми, әмма социаль дистанцияне саклау мәҗбүри. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында шул хакта хәбәр итте. Аның анонсы Instagram социаль челтәрендә дөнья күргән.

«Без пляжда битлек кияргә тәкъдим итмибез», - дип искәртте Попова.

Ул билгеләп үткәнчә, ял итүчеләр арасында дистанция сакланырга тиеш. Биредә гаилә мөнәсәбәтләре белән үзара бәйләнгән кешеләр генә искәрмә булып тора.

«Татар-информ» агентлыгы Казан янындагы Аккош һәм Комсомол күлләрендә яңа пляжлар 1 июньдә ачылачагы хакында хәбәр иткән иде инде. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында республиканың барлык пляжларында да патрульләр кизү торачак.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев