Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин 1 июльне Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирү көне итеп билгеләде

Россия Президенты Covid-19 коронавирусы таралуны кисәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.

РФ Президенты Владимир Путин 1 июльне Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү көне итеп билгели торган указны имзалады. Ул Россия халкыннан илнең Төп законыны төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнендә активлык күрсәтүен сорады. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген бу хакта Путин Россия Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге һәм Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән киңәшмәдә сөйләде.

РФ Президенты үз чыгышында Россия Үзәк сайлау комиссиясе һәм Роспотребнадзор җитәкчелегеннән, Covid-19 коронавирусына бәйле рәвештә, куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирүне сорады.

Владимир Путин шулай ук төбәк җитәкчеләренә, кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы турында кайгырту зарурлыгыннан чыгып, тавыш бирүне оештыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, куркынычсызлык мәсьәләләре тавыш бирүгә әзерлектә өстенлекле булып калырга тиеш.

«Безнең гражданнарга гомумроссия тавыш бирүендә актив катнашсыннар өчен мөрәҗәгать итәм. Сүз Төп закон — Конституция турында бара. Ул илнең, безнең һәм балаларыбызның тормыш нигезендә ята һәм социаль мөнәсәбәтләр, хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә төп хокукый һәм төп юридик гарантияләрне, безнең халыкара партнерлар белән үзара хезмәттәшлек принципларын билгеләячәк», — диде Владимир Путин.

РФ Президенты бүген Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнен раслады.

Фото: http://kremlin.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X