Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ БЕЛӘН!

Җәйнең беренче көне күңел­ләргә җылылык, яктылык, мәрхә­мәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Балачак – күңелдә җылы хисләр генә калдыручы иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт. Һәр баланың әти-әнисе кочагында үсәргә, олыларның игътибарын һәм мәхәббәтен тоеп яшәргә хакы бар. Районыбызда балалар турында кайгырту, аларны җәмгыятькә лаеклы гражданнар итеп үстерү өчен барлык шартлар тудырылган.

Гаиләләргә ярдәм итүне, аналарны һәм балаларны яклауны күздә тоткан программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. Балалар буш вакытларын файдалы үткәрсен, сәләтләрен ачсын, күптөрле яңа шөгыль тапсын өчен дә яңа мөмкинлекләр барлана. Киләчәк тормышыбызда да балачакның шат авазлары һәрчак яңгырап торсын, сабыйларыбызның йөзләреннән беркайчан да елмаю китмәсен иде. Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр, әти-әниләргә үстергән балаларының уңышларына сөенеп, игелекләренә куанып яшәүләрен телибез!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: atnya-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев