2 март 2012 яңалыклары
-
БЕР ЯШЬЛЕКТӘ, БЕР КАРТЛЫКТА
Безнең Ике Басу Арташ авылы табигатьнең бик матур җирендә урнашкан. Бер якта урман, төз чыршылары белән биек тау, ә бер якта бик матур бөябез бар. Җәй җитсә төрле яктан су коенырга, ял итәргә халык агыла. Ә кышын авылыбыз үзенчә бер матурлыкка төренә. Без дә беркөнне, шул матурлыкка хозурланып, ял итәргә...
-
Яңалыклар – район сайтында
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр мәсьәләсе һәркемне кызыксындыра. Соңгы вакытта электрон элемтә чаралары халыкка әлеге өлкәдә мәгълүматны оператив җиткерүдә зур роль уйный башлады. Гражданнар 2012 елда халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең тарифлары һәм тарифларга кагылышлы хокукый-норматив актларга кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр, шулай ук күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау торак милекчеләреннән тотылган акча...
-
ЭЧӘК СУКЫР БУЛСА ДА ...
Быел миңа Яңа елны район хастаханәсендә каршыларга туры килде. 28 декабрь көнне авырып киттем. Төшке аш вакыты булса да, табибә Ләйлә Нурмөхәммәтова һәм шәфкать туташы Зөһрә (фамилиясен хәтерләмим) якты йөзле, тәмле сүзле мөгамәлә белән тиз арада анализларымны алып, хирургия бүлегенә, табиб Фәрит Биктов карамагына җибәрделәр. Тәҗрибәле, оста хирург сукыр эчәгемә...
-
КАЧЫП ЙӨРСӘҢ...
Хәрби бурыч үтәү 18 яше тулган сәламәт ир-егетнең мактаулы бурычы. Татарстан Республикасы Конституциясендә дә, гражданнар федераль закон нигезендә хәрби хезмәт үтәргә тиеш, диелгән. Кызганычка каршы, хәзер кайбер яшьләр арасында армиягә барудан читләшеп калырга тырышу очраклары да күзәтелә. Армия хезмәтеннән качып йөрүчеләрне эзләү, аларны җавапка тарту буенча даими эш алып барыла....
-
БАЛАЛАРГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР
Сабый күңеле - сихри сандык. Аны ничек кенә сак, ничек кенә йомшак итеп ачарга теләсәң дә, ул кителер, имгәнер кебек. Менә шул сабыйлар белән иң элек балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укытучылары аралаша башлый. Шуңа күрә аларның аеруча түземле, сабыр булулары, балаларны аналарча кайгыртулары, яратулары зарур. Рузия апа Фәйзерахманованы...
-
МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ – САБАДА
24 февраль - җомга көн тәмамланып, шимбә киченә кергәч (мөселманча шулай санала), ахшам намазыннан соң сабалы һәм авыллардан килгән мөселманнар (Саба җәмигъ мәчетендә ремонт булу сәбәпле), Балалар иҗат үзәге залына җыелдылар.
-
АЛАБУГАДАН – СЕРТИФИКАТ БЕЛӘН
Алабугада технология һәм дизайн буенча узган төбәкара олимпиада Саба гимназиясе укучылары Альмир Исмәгыйлев «Транспорт һәм юл хәрәкәте иминлеге нигезләре" номинациясендә - 2нче, Рәзил Гайбадуллин - 3нче (укытучылары Г.Котдусов), Гүзәл Хәлилова "Интерьер дизайны" номинациясендә III урыннарны (укытучысы Л.Газизова) алдылар. Барысына да Грамоталар, сертификат, кыйммәтле бүләкләр бирелде.
-
БӘЙРӘМГӘ БАГЫШЛАНДЫ
Лесхоздагы Боз сараенда район командалары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей турниры үткәрелде. Әлеге бәйгедә Саба аграр көллияте хоккейчылары, "Нарат", "Саба-2", "Вымпел", ветераннар командаларын җиңеп, 1нче урынны алды. (тренерлары Н.Чиликов, М.Галимов). "Нарат" командасына - 2нче, "Вымпел" хоккейчыларына 3нче урын бирелде.
-
КОМПОЗИТОР ХӨРМӘТЕНӘ
Казанда күренекле композитор, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, доцент Марс Кәшиповның 75 яшьлек юбилее хөрмәтенә оештырылган тантанада Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе коллективы катнашты. Тальянчылар ансамбле "Авылны сагынам" (А.Газизов җитәкчелегендә), Шәмәрдән филиалыннан "Энҗе бөртекләре" (Л.Әхсәнова) ансамбле Марс Кәшиповның "Җил белән уйныйм" җырын башкардылар.
-
БЕРДӘМЛЕК ТАУ КҮЧЕРӘ
Узган җомгада районның сәнгать сөюче тамашачысын "Татавтодор" җәмгыятенең Саба филиалы, Район электр һәм почта элемтәләре бүлекләре коллективлары берләшеп, ял концерты белән куандырдылар. Һәр оешмада үзешчән сәнгать осталары бар. Сәхнә түре моңга бай тавышлы җырчылар, күмәк биюләр, күңелле скетчлар белән алышынып кына торды.
-
КУЛЫҢ ЭШ БЕЛСӘ
2 март көнне мәктәпләрдә "Оста куллар " берләшмәсен җитәкләүче педагоглар Чаллыга "Алтын куллар" конкурс-фестиваленең күргәзмә ачылышына һәм мастер - класслар карарга барачаклар. "Халыкның гадәт- йолаларын һәм традицияләрен саклау елы" уңаеннан үткәрелүче конкурска укучыларның һәм укытучыларның 24 эше тәкъдим ителде.
-
ИКШЕРМӘ УКУЧЫЛАРЫ СЫНАТМАДЫ
Казанның "Заречье" лагеры базасында мәктәп укучылары арасында чаңгы спорты буенча 42нче республикакүләм туристлык слеты ярышларында Балалар иҗат үзәгенең Икшермә урта мәктәбе базасында эшләүче "Туризм" берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар катнашты һәм өч көн дәвамында Саба районы данын яклап чыгыш ясадылар. Чаңгыда узышу буенча - II, конкурс программасын тәкъдим итүдә -I, Саба районы...
-
“МОДЕРН”НАР УҢЫШЫ
Чаллының III номерлы хореография мәктәбендә узган республикакүләм "Танцевальная карусель" бию конкурсында Балалар иҗат үзәгенең "Хореография" берләшмәсенең (җитәкчесе А.Дәүләтшина) "Модерн" бию төркеме катнашты һәм 3 дәрәҗә дипломга лаек булды.