МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ – САБАДА
24 февраль - җомга көн тәмамланып, шимбә киченә кергәч (мөселманча шулай санала), ахшам намазыннан соң сабалы һәм авыллардан килгән мөселманнар (Саба җәмигъ мәчетендә ремонт булу сәбәпле), Балалар иҗат үзәге залына җыелдылар.
Анда олуг пәйгамбәр Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вә сәллам туган көне хөрмәтенә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Кичәгә танылган вәгазьче, Казан шәһәренең Борисково бистәсендәге "Шамил" мәчете имам-хатыйбы Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдин чакырылган иде. Аның белән бергә кунак булып Биектау районының имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин һәм Казан шәһәренең Нагорный бистәсе имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров килгәннәр иде. Коръән укып дога белән башланган кичәне Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдин Аллаһ Тәгалә тарафыннан дөньяга соңгы пәйгамбәр итеп җибәрелгән Мөхәммәд галәйһиссәлам тормышыннан гыйбрәтле хәлләр, Аллаһ илчесенең кешеләргә мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле булуы, явызлыкка да яхшылык белән кайтаруы, дингә йомшак мөгамәлә һәм хикмәт белән чакыруы, Аның шәригате һәм, гомумән, бөтен кешелеккә үрнәк яшәеше турындагы мавыктыргыч вәгазе белән дәвам итте. Вәгазь соңында Мөхәммәд галәйһиссәлам турында сорау-викторина үткәрелде һәм дөрес җавап бирүчеләр Мәхмүд хәзрәтнең "Бәхетлеләрнең серләре" китабы белән бүләкләнделәр.
Китап авторы җитәкчелегендә җыелган халыкның көйләп Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вә сәллам рухына салават әйтүе кичәнең үзәк бизәгенә әверелде.
И.Яхъя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев