Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

КАЧЫП ЙӨРСӘҢ...

Хәрби бурыч үтәү 18 яше тулган сәламәт ир-егетнең мактаулы бурычы. Татарстан Республикасы Конституциясендә дә, гражданнар федераль закон нигезендә хәрби хезмәт үтәргә тиеш, диелгән. Кызганычка каршы, хәзер кайбер яшьләр арасында армиягә барудан читләшеп калырга тырышу очраклары да күзәтелә. Армия хезмәтеннән качып йөрүчеләрне эзләү, аларны җавапка тарту буенча даими эш алып барыла....

Хәрби бурыч үтәү 18 яше тулган сәламәт ир-егетнең мактаулы бурычы. Татарстан Республикасы Конституциясендә дә, гражданнар федераль закон нигезендә хәрби хезмәт үтәргә тиеш, диелгән.

Кызганычка каршы, хәзер кайбер яшьләр арасында армиягә барудан читләшеп калырга тырышу очраклары да күзәтелә. Армия хезмәтеннән качып йөрүчеләрне эзләү, аларны җавапка тарту буенча даими эш алып барыла. Бу мәсьәлә район прокуратурасының да игътибар үзәгендә. Мисал өчен, комиссия тарафыннан 2007 елда - бер, 2008 елда ике тапкыр хәрби хезмәткә яраклы дип табылган М.Вәлиев, район комиссариатыннан берничә мәртәбә чакыру алса да, медицина тикшерүе узудан һәм армиягә чакыру пунктына килүдән бернинди сәбәпсез читләшә.

Нәтиҗәдә хәрби бурычын үтәүдән качып йөрүчегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 328нче маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды. Әлеге җинаятьнең иҗтимагый куркынычлы ягы шуннан гыйбарәт, гражданин хәрби хезмәттән читләшеп Кораллы Көчләрне комплектлауның билгеләнгән тәртибен боза, шуның белән илнең оборона сәләтенә зыян сала. Хәрби хезмәткә барудан законсыз баш тартучыны 200 мең сумга кадәр күләмдә штрафка тарту, 6 айга кадәр арест яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

Үз гаебен тулысынча тануы һәм район суды тарафыннан игътибарга алынган башка шартлар М.Вәлиевны бу юлы кырыс җәзадан коткарып калды. Ягъни 9 айга ирегеннән мәхрүм җәзасы аңа шартлы рәвештә бирелде. Ә хәрби хезмәтне М.Вәлиевка сынау срогы төгәлләнгәннән соң үтәргә туры киләчәк.

Р.Ахунов,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев