3 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
2020 елда Татарстанда күп балалы мохтаҗ гаиләләргә айлык пособиеләр түләнә башлый
ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Татарстанда мохтаҗ кешеләрнең социаль портретын төзегән - алар балалы гаиләләр булып чыккан.
-
Югары Симет авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәмнәре
Җирлектәге мәдәният учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, мәктәптә балалар һәм өлкәннәр өчен Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият геройлары катнашында Яңа ел чаралары узды. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга да әкияти тылсым һәм шатлык хисләре бүләк итте.
-
Чистай районында ике машина бәрелешеп, биш кеше зыян күргән
Авария бүген иртәнге 9лар тирәсендә Кызылъяр һәм Олы Талкыш авыллары арасында булган.
-
Мишә авыл җирлегендә Яңа ел тамашасы
30 декабрь көнне Мишә авыл җирлеге оешмалары катнашында Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бию һәм музыкаль номерлар белән « Мырау-Батыр мажаралары»исемле әкият-күңел ачу программасы үткәрелде. Соңыннан үзләренең чыгышларын Мишә авыл җирлеге оешмалары тәкъдим итте. Бәйрәм яхшы мәдәни-эстетик дәрәҗәдә узды,ахырда бәйрәм уңаеннан бәйрәм дискотекасына чакырдылар. Шулай ук бәйрәм салюты да булды.
-
«Новый год - счастье, радость нам несёт!»
2 января сотрудники Евлаштауского и Мешабашский СДК организовали развлекательную программу для молодёжи у Центральной ёлки - «Новый год - счастье, радость нам несёт!».
-
Баланы төртеп еккан тәрбияче эшләгән Арча балалар бакчасын прокуратура тикшерә
Бу хәл 8нче балалар бакчасында декабрь урталарында ук булган.
-
Казанда микроавтобус һәм ике җиңел машина авариягә очрап, бер кеше зыян күргән
Авария кичә кич Казан читендәге Фәнни шәһәрчек урамында булган.
-
Синоптиклар Татарстан юлларында көчле бозлавык хасил булуы турында кисәтте
Көндез һава температурасы -4..+1 градус тәшкил итәчәк, республиканың кайбер районнарда кар явар дип көтелә.
-
«Яңа елда бергә очрашыйк!»
2 января сотрудники отдела культуры организовали новогоднюю развлекательную программу - «Яңа елда бергә очрашыйк!» - для ветеранов учреждений культуры Сабинского муниципального района.
-
Балалар өчен күңел ачу чарасы
2 гыйнвар көнне Район балалар китапханәсе узәк китапханә белән берлектә нәниләр һәм әти-әниләр өчен үзәк чыршы янында Яңа ел бәйрәме уткәрде. Кыш бабай һәм Кар кызы, урман җәнлекләре белән бергә нәни дусларын тәбрикләргә килде. Сәхнәләштерелгән тамашада балалар әкият геройлары белән бергәләп чыршыны эзләп таптылар, бер дә теләмәсә дә Дуңгыз елын да озаттылар. Балалар кызыклы уеннарда бик теләп катнашып, буләкләр алдылар. Әти - әниләр, әби- бабайлар да рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты бүген.
-
День рождения соломинки для коктейлей
3 января в мире отмечается необычный праздник — эта дата считается Днем рождения соломинки для коктейлей (Drinking Straw Day).