Авария бүген иртәнге 9лар тирәсендә Кызылъяр һәм Олы Талкыш авыллары арасында булган.
Татарстанның Чистай районында ике машина бәрелешеп, берничә кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Юл һәлакәте бүген иртәнге 9лар тирәсендә Кызылъяр һәм Олы Талкыш авыллары арасында булган. Биредә «Форд Мондео» һәм «Лада Гранта» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да юл читенә очкан, анда чит ил автомобиле юл билгесенә килеп сыланган.
«Авариядә биш кеше тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә озаттылар», — дип белдерде шаһитлар.
Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Фото: авария шаһитлары фотосы
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев