Авария кичә кич Казан читендәге Фәнни шәһәрчек урамында булган.
Казанда микроавтобус һәм ике җиңел машина авариягә очраган. Бу һәлакәттә өлкән яшьтәге ханым тән җәрәхәтләре алган. Әлеге хәл турында «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Кичә кич Казан читендәге Фәнни шәһәрчек урамында «Хендэ» микроавтобусы, «Лада» һәм «Дэу» автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада» юл читенә чыккан, ә микроавтобус кюветка төшеп киткән.
«Авариядә өлкән яшьтәге хатын-кыз зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаттылар», - дип белдерде һәлакәт шаһитлары.
Фото: авария шаһитлары
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев