3 сентябрь 2020 яңалыклары
-
«Ак Барс» хоккей командасы сезонның беренче уенында җиңде һәм Ачылыш кубогын отты
«ЦСКА» — «Ак Барс» уены 2:3 исәбенә төгәлләнде.
-
Татарстанда 2021 ел азагына өч яшькәчә барлык балаларга бакчада урын булдырылачак
2020 ел азагына кадәр 22 яңа балалар бакчасы төзеп, 5030 урын булдыру планлаштырыла, шул исәптән иң нәни балалар өчен 2525 урын.
-
Түбән Шытсу авыл җирлегендә халык җыены
Түбән Шытсу авыл җирлегендә район башлыгы Минниханов Р.Н. катнашында гражданнар җыены булып узды.
-
Эзмә авыл җирлегендә үзара салым акчаларына юл ремонтлау
Эзмә авыл җирлегендә үзара салым акчаларына юл ремонтлау эшләре төгәлләнде. Эшне ООО «Саба ПМК «Мелиорация» оешмасы башкарды.
-
Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында “Кайда? Нәрсә? Кайчан?” дип исемләнгән викторина
2нче сентябрь көнне тәрбияче Аглямова Л.И. җитәкчелегендә “Кайда? Нәрсә? Кайчан?” дигән викторина үткәрелде. Викторина игътибар, хәтер, фикерләүне үстерә, ялны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә. Бу чарада яшәүчеләр бик теләп катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
-
Мидхәт Шаһиәхмәтов татарстанлыларның сорауларына социаль челтәрләрдә онлайн-трансляция аша җавап бирәчәк
3 сентябрьдә 17 сәгатьтә #Татарстан-Онлайн программасының туры эфирында икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан икътисады үсеше һәм республика эшмәкәрләренә ярдәм чаралары турында сөйләячәк.
-
3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне
3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Шул уңайдан 2020 нче елның 1 нче сентябрендә, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән «Нәрсә ул терроризм һәм аның нәтиҗәләре?" дигән темага әңгәмә уздырдылар. Чараның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә хәзерге заман дөньясының төп куркынычлары турында сөйләү һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү иде.