Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 2021 ел азагына өч яшькәчә барлык балаларга бакчада урын булдырылачак

2020 ел азагына кадәр 22 яңа балалар бакчасы төзеп, 5030 урын булдыру планлаштырыла, шул исәптән иң нәни балалар өчен 2525 урын.

2021 ел азагына Татарстандагы өч яшькә кадәр барлык балаларга бакчаларда урыннар җитәрлек булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта вице-премьер — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Яңа балалар бакчалары төзелеп, ул Татарстанда яшәүче 1,5-3 яшьтәге балалар өчен мәктәпкәчә белем үтемлерәк булачагын билгеләп узды. «2021 ел азагына бу күрсәткеч 100 процентка җитәр дип көтелә. Бу ихтыяҗ булган барлык балаларны бакчаларда урыннар белән тәмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — диде министр.

Рафис Борһанов сүзләренчә, 2020 ел азагына кадәр 22 яңа балалар бакчасы төзеп, 5030 урын булдыру планлаштырыла, шул исәптән иң нәни балалар өчен 2525 урын. 2020 елда бу максатларга 5,2 млрд сум акча каралган, шул исәптән 1,2 млрд сум — федераль казнадан, 4 млрд сум — республика бюджетыннан. 

Татарстан икенче ел «Демография» һәм «Мәгариф» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда катнаша. Быел тагын бер «Фән» проекты өстәлгән. Өч илкүләм проект буенча 2020 елда 8,5 млрд сум җәлеп итү ниятләнә. Шуның федераль өлеше 3 млрд сум тәшкил итә, диде министр.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X