Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккей командасы сезонның беренче уенында җиңде һәм Ачылыш кубогын отты

«ЦСКА» — «Ак Барс» уены 2:3 исәбенә төгәлләнде.

Кичә Мәскәүдә Континенталь хоккей лигасының яңа сезоны башланды. Беренче уенда Казанның «Ак Барс» һәм Мәскәүнең «ЦСКА» командалары көч сынашты. Әлеге ике команда — узган сезонның Көнчыгыш һәм Көнбатыш конференцияләренең лидерлары. Уенда җиңүне 3:2 исәбе белән Казан командасы яулады, шулай итеп, «Ак Барс» Ачылыш кубогын отты.

Континенталь хоккей лигасы уеннары ярты елга якын тәнәфестән соң яңартылды. «Ак Барс» өчен 2019-2020 еллар сезонының соңгы уены 8 мартта булды.

Беренче период. Уенның беренче минутында ук сезонның беренче алкасы керде. Голны «ЦСКА» сакчысы Дмитрий Саморуков кертте. 21 яшьлек хоккейчы өчен әлеге алка Континенталь хоккей лигасында беренчесе булды. (1:0).

Икенче период. Алтынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Казан командасының яңа һөҗүмчесе Стефан Да Коста «ЦСКА» капкасына алка кертте (1:1).

Өченче период. Өченче минутта «ЦСКА» һөҗүмчесе Антон Слепышев командасын алга чыгарды (2:1). Периодның тугызынчы минутында Альберт Яруллин «Ак Барс» капкасы каршысында көндәш команда уенчысын аягын чалып екты, шул сәбәпле Антон Слепышев Казан капкасына буллит бәрде, әмма алка кермәде. Ундүртенче минутта Джастин Азеведо исәпне тигезләштерә алды (2:2).

Өч периодтан соң тигез исәп булу сәбәпле, өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Овертаймның икенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков гол кертте һәм командасына җиңү китерде (2:3).

Командалар составы:

«ЦСКА»

Шарыченков (Самойлов);

Слепышев — Локтионов — Голдобин, Блажиевский — Робинсон;
Мамин — Шалунов — Окулов, Дальбек — Саморуков;
Соркин — Андронов — Карнаухов, Рыков — Сергеев;
Попов — Светлаков — Телегин, Науменков.
«Ак Барс»

Рейдеборн (Билалов);

Галиев — Да Коста — Доус, Яруллин — Викстранд;
Азеведо — Галимов — Воронков, Лямкин — Юдин;
Фисенко — Бурмистров — Лукоянов, Рукавишников — Педан;
Тихонов — Кормье — Петров (Кувардин), Хенкель.
«ЦСКА» капкасын соңгы өч елда Татарстанның «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» командаларында уйнаган Александр Шарыченков саклады.

Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Витязь» матчы 4 сентябрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана.   

Фото: архив/Илнар Төхбәтов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев