3 октябрь 2019 яңалыклары
-
«Saba Вalahoner» яңа станцияләрендә хезмәт башланды
1 нче октябрь көнне, “Saba Вalahoner” муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында, “Кыңгырау” һәм “Шоколад” балалар бакчаларына йөрүчеләр үзләрен яңа компетенцияләрдә сынап карадылар.
-
СМАЙЛЛАР КУЛЛАНУ ЗАРАРЛЫ?!
Метрода, автобуста, паркта, аш өстәле артында, дәрестә, эштә кулыңнан телефонны төшермисең! Реаль дөньяны онытып, виртуаль дуслар белән «сөйләшәсең», виртуаль хисләр «кичерәсең», смайликлар «тел»ендә аралашасың. Чыннан да, эмодзилар безнең яшәешебезнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Ләкин без аларны дөрес кулланабызмы соң? Синең бу хакта уйланганың бармы?
-
Бушлай 15 мең үрдәк тараткан фермер: “Без тормышка шөкер итәбез”
Тукай районында кошчылык үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Айгөл Ханова Өлкәннәр көне уңаеннан… 50 көнлек 15 мең үрдәк өләшкән. Һәм иң гаҗәбе шунда: аларны бушлай таратканнар!
-
Олимпия чемпионы Алия Мостафина спорт карьерасы турында карар кабул итмәгән әле
Бу сезонда спортчы Европа чемпионатында, шулай ук Европа уеннарында катнаша алмады.
-
Саба районының иң өлкән кешесен котлау
1 октябрь көнне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов Саба районының иң өлкән кешесе - Оет авылында яшәүче Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызын Өлкәннәр көне белән котлады.Хәкимә апага 2018 елның 16 гыйнварында 101 яшь тулды. Хәкимә апа бүгенге көндә кызы Зөлхәбирә белән Оет авылында сугыш ветеранының тол хатыны буларак хөкүмәт салып биргән яңа өйдә яшиләр. Хәкимә апаның барлыгы 7 баласы, 15 оныгы, 9 оныкчыгы бар.
-
Аномаль җылы көз, яңгырлар һәм чираттагы салкыннар: октябрьгә һәм кышкы айларга һава торышы фаразлары
Бу айда һава торышы ничек булачагын һәм салкын айларга озак вакытлы фаразларны “Татар-информ”га КФУ профессоры Юрий Переведенцев сөйләде.
-
АВЫР ТЕМА: БАЛАГА НИЧЕК ҮЛЕМ ТУРЫНДА СӨЙЛӘРГӘ?
Үлем – котылгысыз процесс һәм балага нәкъ менә аның котылгысызлыгын аңлатуы кыен да. Ул баланы куркытырга яки, киресенчә, кызыксыну уятырга мөмкин. Баланың психикасына зыян салмыйча үлем турында ничек сөйләргә соң? Психолог Елена Савчук киңәшләре сезгә ярдәм итәр.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре машина тәрзәсендәге тонировканы урында ук куптартырга хокуклымы?
Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре транспорт чарасын тоткарлаган урында тонировка элпәсен куптарып алуны таләп итә алачак. Әмма моның өчен әлеге таләпне язма формада рәсмиләштерергә һәм аның үтәлешенә ким дигәндә бер тәүлек вакыт бирергә кирәк. Бу хакта Россия Генераль прокуратурасына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
-
Укытучылар көненә багышланган акция
Укытучылар көне якынлашуы уңаеннан Саба районы Шәмәрдән лицееның балалар оешмасы активистлары үзләренең укытучыларын котларга булдылар. Алар бик матур фотозона ясадылар һәм кызыклы котлаулар уйладылар.Әлеге формада котлаулар кабул итү укытучыларның күңеленә бик хуш килде.
-
Рафис Борһанов Татарстан укытучыларын һөнәри бәйрәм белән котлады
Татарстанда мәгариф өлкәсендә – балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр 72 меңгә якын педагог эшли/
-
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы туфракны известьлау чаралары өчен төбәкләргә 1 млрд. сум акча бүлеп бирә
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты, ул Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлауны башкару мәсьәләләренә багышланган иде.
-
Саба районында экскурсия
Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре авылдашлар өчен Явлаштау-Саба-Лесхоз маршруты буенча экскурсия оештырдылар. Апаларыбыз булган һәр җирдән бик кәнагать булдылар, яшьлек елларын искә алып күңелләрендәге хәтирәләрне яңарттылар. Бу экскурсияне уйлап табучыларга, оештыручыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
-
Рөстәм Миңнеханов: Укытучы булу җиңел түгел, мин була алмас идем
Бүген Татарстан Президенты укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли.
-
Казанда Мәскәүдән килгән «Хендэ» автомобиле йөк машинасы белән бәрелешкән
Юл һәлакәте бүген иртән Мамадыш тракты һәм Интернационал урамы чатында килеп чыккан.
-
ГРАНТ АЛУДА –ЮЛБАТЛЫЛАР ҮРНӘГЕ
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясады. Әлеге проект– Россиядә дәүләт ярдәменең яңа формасы.