Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафис Борһанов Татарстан укытучыларын һөнәри бәйрәм белән котлады

Татарстанда мәгариф өлкәсендә – балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр 72 меңгә якын педагог эшли/

ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Укытучылар көне белән котлады. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сезне искиткеч бәйрәм - Укытучылар көне белән котлыйм! Бу бәйрәм барыбызга да чын мәгънәсендә кадерле: чөнки һәрберебезнең тормышында укытучы мәктәп чорыннан ук иң якын кешеләребез белән бер рәттә тора.

Татарстанда гына да мәгариф өлкәсендә – балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр 72 меңгә якын педагог эшли. Алар көн саен балалар бакчаларына, мәктәпләргә, көллиятләргә, вузларга, иҗади һәм спорт студияләренә ашыга.

Һәрберебез укытучыларның кайгыртучан куллары аша узды һәм сезнең саф күңелегез, балаларга булган чиксез мәхәббәтегез һәм түземлегегез нәтиҗәсендә тәҗрибә туплады. Сезнең ярдәм белән балаларның сәләт-мөмкинлекләре ачыла, сез аларга тормышта дөрес юлны сайларга ярдәм итәсез. Нәкъ менә сез безнең балаларга тормышта намуслылык, хөрмәт, гаделлек, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт кебек асыл сыйфатларның мөһимлеген аңларга ярдәм итәсез.

Бу әхлакый нигезләрне дәреслекләрдән дә өйрәнергә мөмкин түгел, шулай ук Интернеттан да алып булмый. Аларны бала бары тик акыллы остазлары янәшәсендә генә сеңдерә ала. Һәр укытучы үз укучыларын уңышлы, шат күңелле һәм максатчан кешеләр итеп күрергә тели. Мин сезгә гомерегезне мәгарифкә багышлавыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм укытучылык һөнәренә тугрылыклы булуыгыз өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Эштә үткәргән һәр көнегез сезгә яңа ачышлар алып килсен, эзләнергә, үсәргә һәм алга барырга ярдәм итсен. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телим. Бәйрәм белән, кадерле һәм хөрмәтле педагоглар, диелә министрның котлау текстында.

Фото: Владимир Васильев/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев