Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Аномаль җылы көз, яңгырлар һәм чираттагы салкыннар: октябрьгә һәм кышкы айларга һава торышы фаразлары

Бу айда һава торышы ничек булачагын һәм салкын айларга озак вакытлы фаразларны “Татар-информ”га КФУ профессоры Юрий Переведенцев сөйләде.

Скандинавия циклоны октябрь башында Татарстанга аномаль җылылык алып килде. Җылы һава торышы һәм яңгырлар атна азагына кадәр сакланачак. Киләсе дүшәмбегә кадәр салкыннар булмаячак. Россия Гидрометеорология үзәгенең беренчел фаразларын профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

“Бу атнада Татарстанда һава торышын Скандинавия циклоны билгеләячәк. Без көньяк-көнчыгыш перифериядә. Көньяк-көнбатыш һәм көньяк һава массалары Атлантикадан җылы һәм дым алып чыга. Шуңа күрә атна буена көндез һәм төнлә аномаль җылы һава торышы булачак. Һава торышы циклонлы характерда, шуңа да һәр көн саен явым-төшем булачак”, - диде ул.

Әңгәмәдәш китергән мәгълүматлар буенча, һава торышы фронтлар узуы белән билгеләнәчәк. Дүшәмбе көнне Татарстан башкаласы аша җылы атмосфера фронты узды. Шуңа күрә җил исте, ә соңыннан яңгыр яуды. Октябрь аенда уртача температура җиде-сигез градус була, ә чынлыкта ул нормадан биш-алты градуска югары булачак. Ә 3 һәм 4 октябрьдә уртача температура ике тапкырга диярлек югары булачак. Бу шактый зур аномалия.

“7 октябрьдә көндез 11 градус булыр дип фаразлана. 7 октябрьдә төнлә әле 6 градус җылы булачак. Әмма киләсе атнада Казанда бераз суытачак, төньяк һава агымнары тәэсирендә температура төшәчәк”, - диде Юрий Переведенцев.

Россия Гидрометеорология үзәгенең беренчел фаразлары буенча 3 октябрьдә Казанда 17, ә 4 октябрьдә 18 градус җылы булачак. 5 октябрьдә төнлә 12 градус җылы көтелә. Шәһәрдә атна дәвамында җылы һәм дымлы булачак.Яңгырлар көндез дә, төнлә дә яварга мөмкин. Әмма әңгәмәдәш әйтүенчә, бу әбиләр чуагы түгел. Бары тик безгә Атлантикадан дымлы һава торышы килде. 

Фронтлар узган вакытта җил тизлеге көчәячәк.

Басым төшү

Басым төшәчәк. Һава торышы үзгәрүгә сизгер кешеләр пәнҗешәмбе, җомга һәм дүшәмбе көннәрендә басымның төшүен тоярга мөмкин. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, октябрь аенда Татарстанда һава торышы нормадан бер градуска җылы булачак. Явым-төшемнәрнең айлык күләме нормада булачак. 1981-2010 елларда октябрь аенда һава температурасы көндез 6,7, ә төнлә 0,9 градус булган. Явым-төшемнәр суммасы 47 миллиметрны тәшкил иткән. “Казан-университет” метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 1961 елдан 1990 елга кадәр Казанда уртача айлык температура 4,2 градус булган.

Алтын көз

Октябрьдә әле җылы көннәр булырга мөмкин, әмма бу әбиләр чуагы түгел, ә алтын көз. Мәсәлән, 4 октябрьдә Казанда көндез кояшлы, явым-төшемсез һәм 18 градус җылы булачак.

“Октябрьдә алтын көз булмаячак дип әйтергә кирәкми. Әгәр шушы бер атналык циклоннан соң антициклон килсә, коры һава торышы һәм югары басым урнашачак. Менә шул вакытта алтын көз киләчәк. Әмма моның булачакмы-юкмы икәнен хәзер төгәл генә әйтеп булмый”, - диде Юрий Переведенцев.

Беренче кар

Узган айда, 24 сентябрьдә Казанда беренче кар яуды. Бу 53 елга беренче тапкыр иң иртә кар яту булган. Әмма кар тотрыклы булмады һәм көннең беренче яртысында ук эреп бетте.

“Әгәр кар төнлә ява һәм иртәнгә кадәр эреми икән, без моны беренче кар дип саныйбыз. Мондый хәл шәһәрдә беренче тапкыр 1966 елда булган. Моңа кадәр беренче карның иртә явуы 1978 елның 3 октябрендә теркәлгән", - диде КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова. 

Шәһәрдә һава шартларын күзәтү тарихы 1875 елдан бирле алып барыла. Әмма баштагы вакытларда беренче кар ятканын теркәп бармаганнар. Шуны да билгеләргә кирәк, узган елларда кар сентябрьдә дә, аннан иртәрәк тә яуды. Тик ул кар катламы булып ятмады һәм бик тиз эреп бетә иде. Уртача алганда, Казанда беренче кар катламы гадәттә 27 октябрьдә теркәлә. КФУ экспертлары мәгълүматларына караганда, тотрыклы кар катламы Казанда 19-22 ноябрьдә ята.

Кыраулар

Октябрьдә кыраулар да төшәргә мөмкин. Республикага антициклон һәм Атлантикадан һава агымнары килгәч кырау төшәчәк. Шулай ук төньяк һава агымнары булганда да кыру төшәргә мөмкин. 

“Болытлар булмаган ачык урыннарда кырау төшәргә мөмкин. Кырау антициклон һава торышы шартларында, төнлә болытлар булмаганда, күк йөзе аяз вакытта һәм температура нольгә якынлашканда була. Бик зур радиацион суыну барлыкка килә. Иртә төшкән кыраулар авыл хуҗалыгына һәм үсемлекләргә куркыныч булырга мөмкин”, - дип аңлатты КФУ профессоры.

Җылыту сезоны

Быелгы җылыту сезоныны дәвамында, мартка кадәр һава температурасы нормада булыр дип көтелә. Россия Гидрометеорология карталарына караганда, мартта республиканың көньяк өлешендә температура нормадан югары, ә төньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлешендә нормада булачак. Әмма моның озак вакытка ясалган фаразлар икәнен дә истә тотарга кирәк.

“Фаразларга әле төзәтмәләр кертеләчәк. Кыш көне Атлантика йогынтысында җепшетергә мөмкин, ә Себер антициклоны йогынтысында салкын булачак. Гомумән, кыш артык салкын булмаячак, әмма аерым көннәрдә каты салкыннар булырга мөмкин”, - диде Юрий Переведенцев.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Казанда ноябрьдә көндез минус 1, ә төнлә минус 5,7 градус булачак. Декабрь аенда көндез минус 6,3, ә төнлә минус 12,4 градус салкын көтелә. Гыйнварда көндез минус 9,3, төнлә минус 16,4 градус салкын булачак. Февральдә көндезге температура минус 7,9, төнлә минус 15 градус булыр дип фаразлана. Мартта көндез һава температурасы минус 1,4 градуска кадәр төшәчәк, ә төнлә минус 8,6 градус булачак. Кыш дәвамында уртача 28 карлы көн була, ди белгеч.

Алдагы көннәргә һава торышы

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 3 октябрь төнендә һава температурасы 7-12 булачак. 4 октябрьдә дә алмашынучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы булачак. Көньяктан уртача тизлектәге җил исәчәк. Көндез җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы 7-12, көндез 15-20 градус җылы булачак. 

Фото: "Татар-информ" архивы

intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X