8 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
“Зенит” волейбол командасы, дүрт сетның өчесендә өстен чыгып, җиңү яулады
“Зенит”ның киләсе уены 13 гыйнвар Ленинград өлкәсендә узачак.
-
Гүзәл Уразованың туган көн концертын ТУРЫ ЭФИРДА
Бүген 8 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова үзенең гомер бәйрәмен – туган көнен бәйрәм итә.
-
Рәис Миңнеханов кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты
Бүген Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов "Сабантуй" мәдәни-спорт комплексында эшмәкәрләр белән 2019 елда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләренә багышланган очрашу үткәрде.
-
Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем тәүге тапкыр әти-әни булды
7 гыйнварда 11 сәгать 41 минутта Казанда татар эстрадасы җырчылары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең кызлары туды.
-
КФУ экологлары Яңа ел чыршыларын яңадан ничек кулланып булуы турында сөйләде
Ылыслылар ашлама буларак кулланыла алмый, әмма алар үсемлекләрне каплау өчен бик әйбәт япма материал.
-
Магнитогорскида зыян күрүчеләргә 75 миллион сум акча түләгәннәр
Җимерекләр арасыннан 39 кешенең үле гәүдәсе чыгарылды.
-
Бүген Казанда 15 градус салкын булачак
Синоптиклар аязучан болытлы һава торышын фаразлый, кар явуы көтелә.
-
Ике көн дәвамында эзләгән инвалид ир-атны Ядегәр һәм Түбән Шәмәрдән бистәләре арасындагы урманлыктан табып алганнар
Кукмара районында ике көн дәвамында эзләгән инвалид ир-атны тапканнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
2019 елда кулланучы кәрзине 5 процентка кыйбатланырга мөмкин
Бәяләр башка азык-төлеккә караганда иткә ныграк артырга мөмкин, дип җиткерә аналитиклар.
-
Камал театрының популяр комедиясе 100нче тапкыр уйнала
Бу – төп рольне Эмиль Талипов башкарган «Мәхәббәт FM» спектакле.
-
Киберфутболда Саба вәкиле җиңде
Яңа ел каникулларында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе, Бөтенроссия “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе, Саба муниципаль районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге киберфутбол буенча турнир оештырды.
-
"Ак Барс"лылар Подольск хоккейчыларына җиңелде
Өйдә ике тапкыр рәттән җиңү яулаган казанлылар читтә узган уенда Мәскәү өлкәсе командасына оттырды, бу - читтә дүртенче тапкыр җиңелү булды.