Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУ экологлары Яңа ел чыршыларын яңадан ничек кулланып булуы турында сөйләде

Ылыслылар ашлама буларак кулланыла алмый, әмма алар үсемлекләрне каплау өчен бик әйбәт япма материал.

Яңа ел чыршылары ашлама буларак кулланыла алмый, әмма алар үсемлекләрне каплау өчен бик әйбәт япма материал. Шул турыда КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты кафедрасы ассистенты, директор урынбасары Мария Кожевникова сөйләде. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ылыс кыйммәтле биологик компонентларга бай, әмма ашламага бармый ул. Нарат шулай ук туфракта кислоталылыкны арттырачак, әмма күп түгел”, - диде эколог.

Кожевникова бәйрәмдә тере агач куярга яратучыларга чыршыларны чүлмәктә алырга киңәш итте. “Аларны яңадан бакчага утыртырга була”, - диде эксперт.

Казанда 10 гыйнвардан тере чыршыларны кабул итү пунктлары эшли башлый. Аларны махсус контейнерга салып китерү җитә. Кабул итү пунктлары Гадел Кутуй, 160; Җиңү проспекты, 141 йортларында урнашкан.

Фото: https://pixabay.com | ExposureToday

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев