8 май 2020 яңалыклары
-
Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирусның 83 яңа очрагы ачыкланган
Ике кеше генә инфекцияне Татарстаннан читтә йоктырган, калганнары республикада авырулар белән аралашканнан соң Covid-19 белән чирли башлаган.
-
Җәлилне дәвалаган Хәят
Фашистлар әсирлегендә антифашистик хәрәкәт оештырган Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тиңдәшсез батырлыгы турында һәркем белә. Без герой шагыйребез белән горурланабыз, аның исеме белән бәйле истәлекләрне кызыксынып укыйбыз.
-
Галимнәр тәкъдим итә: бәрәңге утыртабыз
Май җитте, көннәр җылытты, нихаять, кояш кыздыра башлады, димәк, бәрәңге утыртырга да вакыт җиткән. Бәрәңге утырту өчен технология буенча җир 8-10 гралуска кадәр җылынырга тиеш. Халык сынамышлары буенча - бу каен чәчәккә бөреләнә башлаган вакыт. Берәр атнага соңга калсаң да, зыян түгел, чөнки бәрәңге җылы туфракны ярата.
-
Татарстан халкын «Авыл батырлыгы» бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыралар
Әлеге бәйге ярдәмендә Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләгән авыл кешеләрен барлыйлар.
-
«Китап» радиосы җитәкчесе: Эфирның яртысы җырларга, яртысы әдәбиятка багышланачак
«Музыканың да, әдәби әсәрләрнең дә бары тик иң яхшысы гына биреләчәк», — диде Алмаз Миргаязов.
-
Олы тормыш юлы үткәннәр
Бу көннәрдә Шәмәрдәндә яшәүче Гөлмөнәвәр Корбан кызы Гайнуллина, Сабадан Шәмсенур Бәгъдәнур кызы Хурамшина – 90, Иске Икшермәдә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурислам Фәрхулла улы Фәрхуллин 95 яше уңаеннан Президент В. Путинның Котлавын кабул итеп алдылар.
-
Тукай музее шагыйрьнең 1943 елда басылган китабының уникаль нөсхәсен тәкъдим итә
Әлеге китап күренекле татар әдибе Мөхәммәт Садри китапханәсеннән алынган.
-
Татарстанда уку елы тәмамланачак көннәр билгеле
12 майдан Татарстан укучылары дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәк.