Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы тормыш юлы үткәннәр

Бу көннәрдә Шәмәрдәндә яшәүче Гөлмөнәвәр Корбан кызы Гайнуллина, Сабадан Шәмсенур Бәгъдәнур кызы Хурамшина – 90, Иске Икшермәдә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурислам Фәрхулла улы Фәрхуллин 95 яше уңаеннан Президент В. Путин­ның Котлавын кабул итеп алдылар.

Гөлмөнәвәр  Гайнуллинага  тормыш сынауларын күп күрергә туры килә.  Сугыштан соң туган авылы  Олыяз балалар бакчасына эшкә керә. 1951 елда кияүгә чыгып, Шәмәрдәннең промкомбинатына эшкә урнаша. Озак еллар шунда эшләп, 40 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга.  Ире яшьли вафат булганлыктан, Гөлмөнәвәр апа  ике яшь баласын  ялгызы тәрбияләп үстерергә туры килә. Язмыш куйган бөтен сынауларны да сабырлык белән узып, 90 яшьлек юбилеен каршылый. Алты оныгы, биш оныкчыгына кадерле әби булып  кызы Розалия  гаиләсе тәрбиясендә хәерле гомер кичерә.

Нурислам Фәрхуллин  Ка­занчы-Бигәнәй авылында туа. Җидееллык мәктәптән соң 1940 елда ФЗӨдә укый. Шул ук елны Нурислам абыйны Иваново өлкәсенең  «Горховецк» лагерена укырга җибәрәләр.  Анда, 15 яшьлек ач егетләр, кул белән урман кисәләр, бүрәнә ташыйлар.  Тиздән хәрби тревога күтәрәләр, фронтка җибәрәләр. Великие Луки, Ржев, Витебск шәһәрләрен азат итәләр, шунда 1944 елда каты яралана.  Кыр госпиталеннән аны Арзамаска күчерәләр.  Махсус комиссия үткәреп,  Нурислам Фәрхулла улын өенә озаталар.   Кайтып, икенче көнне үк  колхозга чакыртып, бригадир итеп  билгелиләр.  1945 елдан 1959 елга кадәр милициядә эшли. 1950 елда  Казанчы Бигәнәй авылы кызы Гөлбикә белән гаилә коралар, Иске Икшермәгә килеп төпләнәләр.  Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. 1959 елдан лаеклы ялга чыкканчы Икшермә ветстанциясендә даруханә мөдире булып эшли. Бүгенге көндә Нурислам Фәрхуллин улы, балалары, оныклары тәрбиясендә гомер кичерә. 

Шәмсенур Хурамшина  Иләбәр авылында бишенче бала булып үсә. Сугыш башлангач чәчү вакытында тракторга чиләк-көнтә белән су ташый, фермада сарыклар карый.  Чүриле һәм Лаешка  урман кисәргә йөри, Шәмәрдәннән язгы чәчүгә  чана белән  симәнә ташыйлар. 1953 елда Иләбәр авылы егете Мөбарәкша белән гаилә корып, 2 бала тәрбияләп үстерәләр.  Ире 1977 елда авырып вафат була.  Алты оныгы,  унбер оныкчыгына кадерле әби ул.   Шәмсенур апа бүген кызы Әлфинур тәрбиясендә хәерле картлык кичерә. Юбилярларны үзләре яшәгән җирлек башлыклары  тәбрикләп,  ихтирам сүзләре җиткерделәр.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев