11 июль 2013 яңалыклары
-
Татарстанга саранча һөҗүм итә: бөҗәкнең Сабага да килү куркынычы бар
Җәй айларының елдан-ел эссе килүе авыл хуҗалыгына зур кыенлыклар китерә. Артык эссе һава бер яктан корылык китерсә, икенче яктан моңарчы күз күрмәгән бөҗәкләр арта. Моның мисалы саранчаның күпләп үрчүе һәм Республиканың көньяк районнарында зур проблемалар тудыруында күрәбез. Саранча барлык яшеллекне ашап бара, ашказаны системасы ашаган ризыкның бик аз өлешен генә...
-
Районыбыз авылларына "Музыкаль десант" төшә
Район мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы тарафыннан оештырылган "Музыкаль десант" инде алтынчы тапкыр районыбыз авылларын үзләренең җыр-моңнары, дәртле биюләре белән сөендерә.
-
Районыбызның инглиз теле укытучылары Англиянең Брайтон һәм Кембридж белем бирү үзәкләрендә стажировка үтә
2013 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең "Алгарыш" грантына дәгъва итүче инглиз теле укытучылары арасында игълан ителгән бәйгенең финалчылары билгеле булды. Грантка ия булучылар арасында районыбыз укытучылары да булуы - шатлыклы вакыйга. Хәзерге көндә Саба гимназиясенең инглиз теле укытучысы Наилә Арсланова - Англиянең Брайтон, Явлаштау урта мәктәбе укытучысы Рәмзия Балтачова Кембридж белем...
-
8 көндә генә Татарстандагы юлларда 22 кеше әҗәлен тапкан
Июльнең 8 көнендә генә дә Татарстандагы юлларда 22 кеше әҗәлен тапкан. Әлеге 8 көндә кешеләргә турыдан-туры бәла-каза салган 130 транспорт һәлакәтендә имгәнүчеләр-казаланучылар - 184. ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе узган тәүлектә Татарстанда исерек килеш рульда барган 70 кеше юлларда тәртип сакчыларына тотылуын белдерә. Исерек килеш рульгә утырып чыгу төзәтеп булмаслык...
-
Рәссамнар, графика осталыгы булганнар игътибарына: обелиск эскизына конкурс игълан ителә
Районда Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәт куйган каһарманнарга салыначак обелиск эскизына конкурс игълан ителә. Конкурста рәссамнар, графика осталыгы булган һәркем катнаша ала. Эскизларны кулдан да, компьютерда да эшләргә мөмкин. Әзер эскизларны Саба муниципаль районы башкарма комитетына, мәдәният бүлегенә яисә редакциягә тапшырырга була. Алар комиссиядә өйрәнелеп, иң яхшы эш...
-
Саба районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов идарә органнары һәм территориаль системада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмый калу көчләре өчен гадәттән тыш вәзгыять кертү турында боерык чыгарды. Шул боерык нигезендә авыл хуҗалыгы җирләрен культураларын куркыныч табигать күренешләре (коры җил) нәтиҗәсендә һәлак булуы сәбәпле азык-төлек иминлегенә куркыныч янавын кисәтү максатында республиканың аерым...
-
Универсиада - 2013: 11 июльгә медальләр зачеты
# Код страны T 1 RUS 62 26 27 115 2 JPN 7 11 13 31 3 CHN 7 10 4 21 4 KOR 7 5 5 17 5 UKR 6 13 18 37 6 RSA 4 2 2 8 7 GER 3 4 5 12 Мәгълүмат 8 сәгать 45...