Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга саранча һөҗүм итә: бөҗәкнең Сабага да килү куркынычы бар

Җәй айларының елдан-ел эссе килүе авыл хуҗалыгына зур кыенлыклар китерә. Артык эссе һава бер яктан корылык китерсә, икенче яктан моңарчы күз күрмәгән бөҗәкләр арта. Моның мисалы саранчаның күпләп үрчүе һәм Республиканың көньяк районнарында зур проблемалар тудыруында күрәбез. Саранча барлык яшеллекне ашап бара, ашказаны системасы ашаган ризыкның бик аз өлешен генә...

Җәй айларының елдан-ел эссе килүе авыл хуҗалыгына зур кыенлыклар китерә. Артык эссе һава бер яктан корылык китерсә, икенче яктан моңарчы күз күрмәгән бөҗәкләр арта. Моның мисалы саранчаның күпләп үрчүе һәм Республиканың көньяк районнарында зур проблемалар тудыруында күрәбез. Саранча барлык яшеллекне ашап бара, ашказаны системасы ашаган ризыкның бик аз өлешен генә эшкәртә, шунлыктан алар гел ач хәлдә булалар, гел ашап торалар. Ул бик тиз үрчи, бер саранча 500 йомырка салырга сәләтле, эссе һава торышы торганда алар коточкыч тизлектә үрчергә мөмкин.

Саранчаның бер квадрат метрда егермедән артуы куркыныч чик булып тора. Мондый очракта барлык көчне саранча белән көрәшкә куярга кирәк. Жирле үзидарә яки башка органнар тиешле чара күрмәгән очракта КоАПның 10,1 маддәсендә каралганча, әгәр дә зыян зур күләмдә булса җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин. Саранчадан сакланыйк!

М.Фәттәхов,

"Россельхознадзор"ның фитосанитария һәм карантин бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан саранча байлар сабасы