Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов идарә органнары һәм территориаль системада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмый калу көчләре өчен гадәттән тыш вәзгыять кертү турында боерык чыгарды. Шул боерык нигезендә авыл хуҗалыгы җирләрен культураларын куркыныч табигать күренешләре (коры җил) нәтиҗәсендә һәлак булуы сәбәпле азык-төлек иминлегенә куркыныч янавын кисәтү максатында республиканың аерым...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов идарә органнары һәм территориаль системада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмый калу көчләре өчен гадәттән тыш вәзгыять кертү турында боерык чыгарды. Шул боерык нигезендә авыл хуҗалыгы җирләрен культураларын куркыныч табигать күренешләре (коры җил) нәтиҗәсендә һәлак булуы сәбәпле азык-төлек иминлегенә куркыныч янавын кисәтү максатында республиканың аерым районнарында, шул исәптән Саба районында 5 июльдән идарә органнары һәм территориаль гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмый калу көчләре өчен гадәттән тыш хәл кертелде.

Боерыкта муниципаль районнар башлыкларына бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка хәбәр бирүне тәэмин итәргә, гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу һәм кисәтү буенча комиссияләрнең эшче төркемнәре составын билгеләргә тәкъдим ителә. Һәр хуҗалыкка корылыктан зыян күргән мәйданнарны билгеләп, алар турындагы документларны 15 июльдән дә соңармыйча республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев