12 апрель 2021 яңалыклары
-
«Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел» - Рәсәйкүләм үтүче ачык дәрестә катнашу
Лесхоз авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты Ю.А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан үткәрелүче чараларга кушылды. Шул чараларның берсе – 8 апрель көнне Рәсәйкүләм үтүче ачык дәрес. Әлеге чараларның максаты: киң аудиторияне юбилей датага – кешенең беренче тапкыр космоста булуына 60 ел булуга җәлеп итү, илебезнең космонавтика өлкәсендә ирешкән уңышларын күрсәтү һәм галимнәр, конструкторлар, инженерлар, очучы-космонавтлар белән таныштыру.
-
Рәдиф Сәгъдинең "Кияү абый" спектакле
Кичә Иштуган мәдәният йортында "Саба Дулкыннары" телерадиокомпаниясе, "Саба таңнары"газетасы, Саба районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашында Рәдиф Сәгъдинең "Кияү абый" спектакле башкарылды.
-
Рамазан ае башлана
Тиздән мөселман дөньясы олуг кунакны каршы алырга әзерләнә. 12 апрель көнне кояш баю белән изге Рамазан ае башлана һәм шул көнне беренче тәравих намазы укыла. Узган елгы уразаны пандемия шартларында үткәрергә мәҗбүр булдык, мәчетләргә килеп гыйбадәт кылулар чикләнде, күмәкләшеп ифтар ашлары үткәрү дә вакытлыча тукталып торды. Быел бераз гына җиңел сулыш алдык кебек.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «NEXT. ПОКОЛЕНИЕ 2021» Халыкара конкурсы призерлары
10нчы апрель көнне Казан шәһәрендә «NEXT. ПОКОЛЕНИЕ 2021» инструменталь, вокал, хореография, цирк һәм театр сәнгатенең халыкара конкурс-фестивале узды. Әлеге конкурста сәнгать мәктәбеннән музыка һәм бию бүлеге укучылары катнашты.
-
«Ак Барс», плей-оффта көрәшне дәвам итәр өчен, киләсе уенда җиңәргә тиеш
«Ак Барс» — «Авангард» сериясе исәбе — 2:3.