Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел» - Рәсәйкүләм үтүче ачык дәрестә катнашу

Лесхоз авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты Ю.А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан үткәрелүче чараларга кушылды. Шул чараларның берсе – 8 апрель көнне Рәсәйкүләм үтүче ачык дәрес. Әлеге чараларның максаты: киң аудиторияне юбилей датага – кешенең беренче тапкыр космоста булуына 60 ел булуга җәлеп итү, илебезнең космонавтика өлкәсендә ирешкән уңышларын күрсәтү һәм галимнәр, конструкторлар, инженерлар, очучы-космонавтлар белән таныштыру.

Бүгенге ачык дәрестә Космонавтлар көненең тарихы, Байконур космодромы, Юрий Гагаринның тормышы, космос һәм космонавтика өлкәсендәге зур ачышлар турында сөйләнде. Балалар һәм яшүсмерләр бик зур кызыксыну белән әлеге дәресне карадылар. Космос һәрвакыт кешене үзенең серлелеге, матурлыгы белән үзенә тартып, җәлеп итеп тора. Шуңа күрә бу тема үсеп килүче буын өчен генә түгел, ә өлкәннәр өчен дә бик кызыклы. Катнашучылар дәрес ахырында хис-кичерешләре белән уртаклашып, бик канәгать калып таралыштылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев