12 апрель 2021 яңалыклары
-
Тротуар - җәяүлеләр куркынычсызлыгы зонасы
Тротуар-торак пункттагы теләсә кайсы юлның куркынычсызлыгы системасының мөһим өлеше. Республика программасы буенча Лесхоз бистәсендә Үзәк урамны агач эшкәртү предприятиесе, балалар бакчасы, Саба урман хуҗалыгының административ бинасы, мәктәп, балалар мәйданчыгы белән тоташтырган тротуар салынды.
-
Безнең активистлар «Ачык космос» Бөтенроссия фестивалендә
Шушы көннәрдә районыбызның Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары, Лесхоз һәм Явлаштау урта мәктәбе укучылары Насибуллина Ильвина белән Әхмәтханова Гөлинә Мәскәү шәһәрендә узган «Ачык космос» Бөтенроссия фестивалендә булып кайттылар.
-
13 апрельгә һава торышы
13 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Төнлә +1.+6°, көндез +14.+19° градус җылы булачак.
-
«Җирдән йолдызларга кадәр» дигән викторина
Кырбаш авыл клубында «Җирдән йолдызларга кадәр» дигән викторина узды. Борынгы заманнардан серле планеталар һәм йолдызлар дөньясы кешеләрне үзенә җәлеп итте. Заманча кешеләр Җирнең Кояш тирәли һәм үз күчәре тирәсендә әйләнүен белә, әмма элек кешеләр аның хәрәкәтсез дип саный иде. Кырбаш авыл клубында балалар өчен викторина узды. Чарада космос киемнәре белән таныштылар, космонавтика тарихы, Совет һәм Россия космонавтларының биографиясе турында күбрәк белделәр.
-
Марат Зяббаров: Массовое начало полевых работ планируется со второй половины апреля
В Республике Татарстан приступили к весенним полевым работам. С начала текущей недели подкормлено 5 тыс.га озимых, 1,5 тыс.га многолетних трав. Массовое начало полевых работ планируется со второй половины апреля. Такие данные привел сегодня на совещании в Доме Правительства Республики Татарстан заместитель Премьер-министра РТ – министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Зяббаров.
-
Язгы өмәләр башланды
Яз башында районда, гадәттәгечә, быел да санитар-экологик икеайлык кысаларында чаралар оештырылды. Район халкы чүп-чарны җыештырды, ишегалларында һәм йорт яны территорияләрендә кар таратылды. Укучылар педагоглар белән мәктәп яны участокларын тәртипкә китерделәр. Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, хакимият органнары, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре урамнарны, паркларны, скверларны, яр буйларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне чүп-чардан, кардан арындырдылар.
-
Югары Симет мәдәният йортында әти-әниләргә концерт куелды
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, практикант-студентлар белән берлектә, балалар катнашында әти-әниләргә концерт куйдылар. Шулай ук бу кичәдә әти-әниләр һәм балалар өчен күңелле конкурслар һәм уеннар оештырылды. Әти–әниләр студентларның тырышлыгын югары бәяләде һәм аларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Равил хәзрәт белән бәхәскә кермәдек
Татарстан мөфтие Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдинның корылтай алдыннан гаепләү хатына карата фикерен белдерде.
-
«Көлүдә бөтен тылсым» дип исемләнгән шоу-программа
8нче апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән мәдәният йорты үзешчәннәре, Мичәнбаш авыл клубы мөдире Гаврилова А.Б. һәм Олыяз авыл клубы мөдире Ибраһимов И.И. белән берлектә көлке көненә багышланган «Көлүдә бөтен тылсым» дип исемләнгән шоу-программа үткәрделәр. Шулай ук Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары, Шәмәрдән «Рост» лицееның «Импульс» бию коллективы катнашты.
-
"Йолдызларга юл" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать
12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан, Саба район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Өлкәннәр ”клубына "Йолдызларга юл" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр.
-
Россиялеләр Төркиягә алган юлламаларны күпләп гамәлдән чыгара башлады
Юлламаларга сорау 3 көн эчендә 25 процентка диярлек кимегән.
-
Югары Утар балалар йорты-интернатында махсус Олимпиада программасы кертелде
2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында балалар белән эшләүдә Махсус Олимпиаданың өйрәнү программаларын гамәлгә кертү һәм куллану башланды.
-
“Туган ягы кирәк кешегә!” дип исемләнгән тәрбияви чара
МГБУ “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә Керәнне авылыннан чыккан күренекле шәхесләр – Татарстанның халык рәссамы Мадияр Шәрип улы Хаҗиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Мәдәни җомга” газетасының бүлек мөхәррире Сөембикә Кыям кызы Кашапова, җырчы, биюче, гармунчы Әнәс Шәрип улы Хаҗиевлар белән “Туган ягы кирәк кешегә!” дип исемләнгән “Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на багышланган тәрбияви чара үтте.
-
Россиядә машина йөртүчеләр өчен яңа штраф әзерләделәр
1 июньнән җәйге тәгәрмәчне – кышын, кышкы көпчәкне җәен куллануны тыярга мөмкиннәр.
-
Камал театры бинасы ремонтка ябыла
Башкорт дәүләт драмтеатрының Казан гастрольләре планына үзгәрешләр кертелми.