Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты-интернатында махсус Олимпиада программасы кертелде

2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында балалар белән эшләүдә Махсус Олимпиаданың өйрәнү программаларын гамәлгә кертү һәм куллану башланды.

Дәвалау физик культура буенча инструктор А. Ф. Дәүләтҗанова «Яшь атлет» программасы буенча спорт гимнастикасы үткәрде.

«Яшь атлет» – физик форманы саклау өчен күңелле уеннар һәм күнегүләр. Программа ярдәмендә 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган һәм сәламәт балалар беренче спорт күнекмәләрен ала, моторика һәм күрү координациясен үстерә.

Дәрес вакытында балалар гимнастика ясарга өйрәнделәр. Инструктор башкарыла торган күнегүләрнең тизлегенә һәм сыйфатына игътибар итте. Катнашучыларга дәрес ошады, алар хәрәкәтләрне дөрес итеп башкарырга тырыштылар һәм остаз артыннан тырышып кабатладылар.

Шулай ук 6нчы апрель көнне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре һәм остазлары “Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында” булып, аннан балалар белем ала торган “Курсабаш мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә” булдылар. Шәкертләр үзләре белән күңелле тамаша, кызык уеннар һәм бәйгеләр алып килгәннәр. Балалар рәхәтләнеп уйнап, ирекле аралашып бик матур ял иттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев