Камал театры бинасы ремонтка ябыла
Башкорт дәүләт драмтеатрының Казан гастрольләре планына үзгәрешләр кертелми.
Камал театры бинасының ремонтка ябылу вакыты проект эшләре төгәлләнгәч билгеле булачак.
ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әйтүе буенча, хәзерге вакытта проект эшләре алып барыла. Ул ремонтның сроклары буенча сорауларга киләсе атнада ачыклык кертеләчәген әйтте.
13 апрельдән Камал театрының Минзәлә, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә гастрольләре башлана. Камал театры сәхнәсендә Гафури театрының гастрольләре планлаштырылган иде.
Камал театрының матбугат үзәге Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының гастрольләре мәсьәләсен шәрехләп: «Гастрольләр була. Үзгәрешләр юк», диде.
Камал театры афишасы 25 июньгә кадәр билгеләнгән һәм билетлар сатуга чыккан. 7 -13 июнь көннәрендә «Нәүрүз» халыкара театр фестивале үткәрелә.
Камал театры бинасында ремонт кирәклеге турында сөйләшүләр күптән бара. Аның срогы, расланмаган мәгълүматларга караганда, 8 айдан 2 елга кадәр булырга мөмкин.
Фото: Салават Камалетдинов
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев