Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Көлүдә бөтен тылсым» дип исемләнгән шоу-программа

8нче апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән мәдәният йорты үзешчәннәре, Мичәнбаш авыл клубы мөдире Гаврилова А.Б. һәм Олыяз авыл клубы мөдире Ибраһимов И.И. белән берлектә көлке көненә багышланган «Көлүдә бөтен тылсым» дип исемләнгән шоу-программа үткәрделәр. Шулай ук Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары, Шәмәрдән «Рост» лицееның «Импульс» бию коллективы катнашты.

Шоу-программа бер сулышта үтте, бай һәм төрле булды. Өлкәннәр һәм балалар башкаруындагы якты номерлар бер-бер артлы алкышларга күмелде. Бәйрәм тамашачылары бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм үзләре белән якты һәм җылы хатирәләр алып киттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев