Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләр Төркиягә алган юлламаларны күпләп гамәлдән чыгара башлады

Юлламаларга сорау 3 көн эчендә 25 процентка диярлек кимегән.

Төркиядә коронавирус инфекциясе йоктыручыларның саны арту һәм ике ил арасында авиаэлемтәнең туктатылу ихтималына бәйле рәвештә, Россиядә әлеге илгә юлламалар сату кими башлады.

Бу хакта «Известия» газетасы Tez Tour халыкара туроператорының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Юлламаларга сорау 3 көн эчендә 25 процентка диярлек кимеде, дип белдерделәр «Розовый слон» туристлык агентлыгында.

Россия туристлык индустриясе берлегендә дә май аенда сатуларның күләме 10-20 процентка кимүен искәрттеләр.

«Татар-информ» агентлыгы коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабның Төркия белән авиаэлемтәне чикләү мөмкинлеген тикшерүе хакында хәбәр иткән иде.

Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган телефон аша Төркиягә килгән туристларның иминлеген тәэмин итү чаралары хакында фикер алышты. 

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев