Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Йолдызларга юл" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать

12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан, Саба район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Өлкәннәр ”клубына "Йолдызларга юл" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр.

Галәм серләре кешелек дөньясын гасырлар буе борчыган. Кешеләр күк йөзенә карап катлаулы сорауларга җавап эзләгәннәр. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырга “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше,очучы космонавт- Юрий Алексеевич Гагарин иде.. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде. Китапханәнең уку залында космонавтикага багышланган “ Галәм серләр дөньясы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Экспозициягә куелган китапларда космос, аныөйрәнү тарихы, бу өлкәдә эшләгән галимнәр, космонавтлар һәм космик очышлар тарихы чагылдырылган материаллар тупланган иде.

Фото: Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе

Чыганак: Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев