Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең активистлар «Ачык космос» Бөтенроссия фестивалендә

Шушы көннәрдә районыбызның Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары, Лесхоз һәм Явлаштау урта мәктәбе укучылары Насибуллина Ильвина белән Әхмәтханова Гөлинә Мәскәү шәһәрендә узган «Ачык космос» Бөтенроссия фестивалендә булып кайттылар.

Әлеге фестивальдә Россиянең 36 төбәгеннән 180 укучы катнашты. Фестиваль программасының 2 көне эчендә активистлар Йолдызлар шәһәрчегендә һәм ВДНХдагы «Космос» павильонында булдылар, космонавт-сынаучы Константин Борисов һәм Россия Герое, очучы-космонавт, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәисе Сергей Рязанский белән аралаштылар, роверларда узыштылар, виртуаль чынбарлыкта ачык космоска чыга алдылар, квестлар һәм викториналар уйнадылар.

Фестиваль барышында укучылар җитди конкурслар, экспериментлар, фәнни ориентлашу буеча сынаулар үттеләр. Конкурста технологик проектлары иң яхшысы булган командалар исә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте стилистикасында PlayStation приставкалары белән бүләкләнделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев