13 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел булу билгеләп үтелә
«Илле җыр» (1988) исемле китабы өчен Г.Зәйнашева 1991 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
-
БУЛМАС ДИМӘ..
КИЕМ ДӘ ҮСӘ.
-
Согуд Гарәбстанында хатын-кызлар катнашында беренче тапкыр футбол матчы узачак
Кызлар стадионга Согуд клублары фирма төсенә туры китереп тегелгән мөселман киемнәреннән килделәр.
-
Теләче районы башлыгы: Сыер – акча сугу машинасы ул
Районда иң күп сөт җитештерүче хуҗалыклар булып, җаваплыклары чикләнгән “Агролак”, Алан” һәм “Таң” ширкәтләре танылды.
-
70 яшьлек Ренат Ибраһимов 9нчы тапкыр әти булачак?
Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты 8 бала атасы Ренат Ибраһимов гаиләсендә зур яңалык булырга тора ахрысы. Starhit басмасы хәбәр итүенчә җырчы кабат әти булырга җыена.
-
“Яңа елдан соң килегез, булышырбыз...”
Кичә Теләче районында яшәүче Дәүләтшиннар һәм Лениногорск шәһәрендә гомер итүче Лилия Шаһиева балаларының җидесен уздырды. Моннан бер атна элек – 4 гыйнвар көнне Казан –Шәмәрдән юлында килеп чыккан фаҗига Дәүләтшиннарның улы һәм килене, Лилия ханымның ике газиз баласының гомерен өзде. 12, 9, 4 яшьлек өч бала тома ятим калды, 2 яшьлек тагын бер сабый әнисез үсәчәк.
-
«Туым жондозы» конкурс-фестиваленең юбилей гала-концерты онлайн-күрсәтелә
Гала-концерт 13 гыйнвар көнне 16.00 сәгатьтә башлана.
-
1 апрельдән Россиядә пенсия 4,1 процентка артачак
Социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак.
-
Казан рестораннарда иң кыйммәтле төшке ашлары белән "топ-5лек"кә кергән
Тикшеренүләрдә Россиянең миллионнан артык кеше яши торган 15 шәһәреннән 60 меңнән артык туклану урыны катнашкан.
-
“Бизнес ясыйм дисәң, казларың 500дән дә ким булырга тиеш түгел”
Әлки районы Яңа Чаллы авылында яшәүче Гыйбадуллинар 1000 каз, 200 баш нәселле сарык, 50 баш умарта һәм атлар асрый!
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж
12 нче гыйнварда Татарстан Республикасының янгынга каршы көрәш хезмәтенең Лесхоз бистәсендә урнашкан бүлек вәкиле Галимуллин Б. М. Килдебәк авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре белән янгын куркынчсызлыгы буенча инструктаж үткәрде.
-
Татар җырчылары арасыннан кем тәмлерәк пешерә?
Ашар өчен яшәргә түгел, яшәр өчен ашарга кирәк диләр. Җырчыларда бу гыйбарә тәэсир итәме? Алар ашарга пешерергә яратамы? Яраткан ризыклары бармы? Болар турында туларак әлеге материалда укый аласыз.
-
Энгель Фәттахов Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде
Марат Әхмәтов Энгель Фәттаховның республика һәм район дәрәҗәсендә башкарган эшләрен югары бәяләде.