13 июнь 2014 яңалыклары
- 
    
                    
        
        Саба жәмигъ мәчетендә балалар җәйләве дәвам итә
Аның беренче атнасы үтеп тә бара инде. Шул дәвердә Аллаһ йортына гыйлем эстәргә 80ләп бала килгән. Кызлар һәм малайлар 6 төркемгә бүленеп шөгыльләнәләр.Балаларга дин дәресләрен мөгаллимәләр Тәнзилә Йосыпова, Расиха Нәҗметдинова, Гөлнара Миңнемуллина, Гөлинә туташ, Рөстәм, Абдулла хәзрәтләр җиткерә.Балалар өчен шулай ук саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырыла, кафеда кайнар ризык белән...
 - 
    
                    
        
        Бал кортлары буш кайта
Корылык булу сәбәпле, бал кортлары ояларына буш әйләнеп кайта икән. Белгечләр, артык югары температура бал бирә торган үсемлекләрнең нектарын киптерә, дип аңлата.
 - 
    
                    
        
        Эссе бәргән
5 июньдә Ижауда сәүдә үзәге янындагы машинада бер айлык сабый үлгән. Ир белән хатын ике кечкенә бала белән "ВАЗ-2115" автомобилендә бер сәүдә йортына килә. Бер айлык сабыйны машина салонында калдырырга булалар, зуррак балаларын үзләре белән алып, кибеткә керәләр. Сабый йоклаган булган һәм әти-әнисе автомобиль тәрәзәсен бераз ачык калдырган. Бу көнне...