Эссе бәргән
Яңалыклар

Эссе бәргән

5 июньдә Ижауда сәүдә үзәге янындагы машинада бер айлык сабый үлгән. Ир белән хатын ике кечкенә бала белән "ВАЗ-2115" автомобилендә бер сәүдә йортына килә. Бер айлык сабыйны машина салонында калдырырга булалар, зуррак балаларын үзләре белән алып, кибеткә керәләр. Сабый йоклаган булган һәм әти-әнисе автомобиль тәрәзәсен бераз ачык калдырган. Бу көнне...

5 июньдә Ижауда сәүдә үзәге янындагы машинада бер айлык сабый үлгән.

Ир белән хатын ике кечкенә бала белән "ВАЗ-2115" автомобилендә бер сәүдә йортына килә. Бер айлык сабыйны машина салонында калдырырга булалар, зуррак балаларын үзләре белән алып, кибеткә керәләр. Сабый йоклаган булган һәм әти-әнисе автомобиль тәрәзәсен бераз ачык калдырган.

Бу көнне Ижауда түзә алмаслык кызу булган. Әти-әни кире әйләнеп килгәнче бала аңын югалткан. Табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.


Нет комментариев