15 сентябрь 2020 яңалыклары
-
16 сентябрьдә Татарстанда бераз яңгыр явачак
Һаваның максималь температурасы +12-14 градус тәшкил итәчәк.
-
Дистанцион уку мәктәп укучыларының психик халәтенә тискәре йогынты ясаган
Өйдә уку мәктәп укучыларында депрессия, эмоциональ үзгәрешләр, шулай ук җанлы аралашуда кыенлыклар китереп чыгарган.
-
Татарстанда фермерлар өчен 30 млн. сумга кадәр яңа «Агропрогресс» гранты кертелә
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн. сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 04 час. до 22 час. 16 сентября 2020 г.
-
Марат Җәббаров быел шикәргә бәя сизелерлек артмас дип фаразлады
Бүгенге көндә шикәр комы узган елгы дәрәҗәдән 11 мең тоннага артык җитештерелеп, яңа уңыш 29,5 мең тоннага җиткән
-
Олы Нырты авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре
Олы Нырты авыл җирлегендә тузган торакны сүтү эшләре алып барыла.
-
РФ мәдәният министры: Татарстанда уникаль эш алып барыла
Ольга Любимова эшлекле визит белән республикага килде.
-
Татарстанда гошер сәдакасын тапшыра башладылар
Әлеге кампания кысаларында теләгән һәркем шәхси хуҗалыгында үстереп алган уңышының бер өлешен, мохтаҗларга бирү өчен, республиканың үзәк мәчетләренә китерә ала.
-
Бу атнада Татарстанда ике градуска кадәр суытачак
Атна ахырында республикада кыска вакытлы җылы һава торышы урнашачак.
-
Татарстанда М7 трассасында авариядә ике кеше һәлак булган, бер кеше имгәнгән
Юл һәлакәте кичә кичке тугызлар тирәсендә Алабуга районында булган.
-
Казанда Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар
Хәмдүнә Тимергалиева Казан шәһәренең «Курган» зиратында җирләнәчәк.
-
Судомодельләштерү ярышлары сезоны уңышлы ябылды
13 нче сентябрь көнне Казан шәһәренең Җиңү паркы акваториясендә ачык судомодельләштерү беренчелеге булып узды. Әлеге ярышлар судомодельләтерү ярышлары сезонының ябылышы булып үткәрелде. Саба муниципаль районы данын ярышларда Югары Симет, Лесхоз, Икшермә кадет мәктәпләре командалары яклады. Үз классларында уңышлы чыгыш ясап, Лесхоз мәктәбе укучысы 2 нче, Симет мәктәбе укучылары ике 3 нче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу
Туры эфир.
-
"Туган җирем минем Татарстан" тематик концерт
13 сентябрь, Бердәм сайлау көнендә Иске Икшермә мәдәният йортында "Туган җирем минем Татарстан " дип исемләнгән тематик концерт үткәрелде. Концерт программасында туган ягыбызга багышланган җырларны Иске Икшермә мәдәният йорты каршында эшләүче үзешчән сәнгать коллективлары һәм җырчылары башкарды.
-
Россиядә 2021 елга пенсияләр артачак
Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләренең уртача күләме 17 443 сум тәшкил итәчәк.