Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар

Хәмдүнә Тимергалиева Казан шәһәренең «Курган» зиратында җирләнәчәк.

Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу мәрасиме узды. Тантанада җырчының иҗатташ дуслары, тамашачысы һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

«Кичә республика күләмендә татар дөньясында зур авыр хәбәр алдык. Хәмдүнә апа Тимергалиева вафат булды. Шушы хәбәр дөрес булганын ишеткәч, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов иң беренчеләрдән булып: „Бу — татар халкы өчен зур югалту“, — дип үз фикерен әйтте һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Чыннан да, Хәмдүнә апаның вакытсыз китүе — зур югалту», — дип сөйләде Милли Шура рәисе.

Шулай ук Васил Шәйхразиев сүзләренчә, Хәмдүнә апа өчен иң зур байлык тамашачысы булган. «Ул: „Башымны ия-ия, иң зур рәхмәтемне тамашачыма белдерәм, чөнки беренче көннән алып ул мине хуплады. Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз“, — дия иде. Бу сүзләр аның йөрәгеннән чыккан», — диде Васил Шәйхразиев.

Хәмдүнә Тимергалиева Казан шәһәренең «Курган» зиратында җирләнәчәк. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев