Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров быел шикәргә бәя сизелерлек артмас дип фаразлады

Бүгенге көндә шикәр комы узган елгы дәрәҗәдән 11 мең тоннага артык җитештерелеп, яңа уңыш 29,5 мең тоннага җиткән

ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров быел шикәргә бәя сизелерлек артмас дип фаразлады. Бу турыда Хөкүмәт йортында узган брифингта билгеле булды.

Министр әйтүенчә, шикәр комына бәя узган ел рекордлы рәвештә кимегәннән соң, быел 8-9 процент чамасына арткан.

«Быел шикәр комына бәяләр сизелерлек артмас дип фаразлыйм. Шикәр чөгендере уңышы әйбәт булыр дип бәялим. Чәчү мәйданы кимесә дә, 2 млн тонна уңыш җыю планлаштырыла. Бүгенге көнгә кадәр 10 мең гектар җирдән 423 мең тонна чимал казып алынды. Уңдырышлылык гектарына уртача 418 центнер чыга. Яңа уңыштан 29,5 мең тонна шикәр комы җитештерелде. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 11 мең тоннага күбрәк. Татарстанда узган елгы шикәр запаслары да бетмәде әле», — дип сөйләде Марат Җәббаров.

Әлегә республикада 39 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере җыясы калган. Чәчү мәйданы узган ел белән чагыштырганда 15 мең гектарга кимегән. Моны Нурлат шикәр заводы ябылу белән бәйле дип аңлатты министр.

«12 августта „Агросила“ җәмгыяте шикәр чөгендерен казырга кереште. Зәй шикәр заводы тәүлегенә 1,1 мең тонна шикәр комы эшләп чыгара. Буа зонасы шулай ук чөгендер казырга кереште. Кичә Буада шикәр заводы эшли башлады», — диде Марат Җәббаров. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев