19 сентябрь 2017 яңалыклары
-
2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр арта
Россия хезмәт һәм социаль яклау министры әйтүенчә, 2018 елның бюджет проектында социаль пенсияләрне индексацияләү 4,1 процентка планлаштырылган. (Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Хөкүмәт 2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрне 3,7 процентка индексацияләү карарын кабул иткән. Бу хакта хөкүмәт утырышы йомгаклары буенча Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итә, дип...
-
Татарстан кызы "Miss Planet 2017" титулын яулаган
Анастасия Макарова Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. Грузиядә "Miss Planet 2017" халыкара матурлык бәйгесе үтте. Анда Татарстанны, аның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен 20 яшьлек Казан дәүләт консерваториясенең икенче курс студенты Анастасия Макарова тәкъдим иткән. Бу хакта "Вести КАМАЗа" җиткерә. Туташ үзе әйтүенчә, аның тамырларында украина, рус һәм татар каны ага. Анастасия...
-
Газлы су тазартамы?
Газлы сулар сәламәтлек өчен бик зыянлы дип ишеттем, имеш, балалар аны эчкәч, нык тазара, бу чынлап та шулаймы икән? Алинә Гарипова, Чаллы. Гарвард галимнәре әйтүенчә, әгәр кешенең аз гына ашаса да, тазару гадәте бар икән, теләсә нинди газлы су, хәтта газлы минераль эчемлекләр дә тазару геннарына тәэсир итәчәк. Нәтиҗәдә, бу...
-
Тагын бер зур югалту
Дөньякүләм танылган җырчы, СССРның халык артисты Зураб Соткилава вафат. Аңа 80 яшь иде. Зураб Лаврентьевич Ваһапов фестиваленең якын дусты иде. Ул безнең фестиваль чараларында даими катнашты. Фестиваль исә Казанда аның аерым концертларын да оештырды. Соңгы тапкыр Зураб Соткилава Казанга узган елның 28 ноябрендә килде. Инде бик каты авыру булуына карамастан,...
-
Татарстанда синоптиклар һава торышының бозылуы турында кисәтә
Бүген Татарстанда яшенле яңгыр булуы ихтимал. (Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы бозылуы турында кисәтә. 19 сентябрьдә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк дип фаразлана. Моннан тыш, яшенле яңгыр булуы ихтимал,...