Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан кызы "Miss Planet 2017" титулын яулаган

Анастасия Макарова Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. Грузиядә "Miss Planet 2017" халыкара матурлык бәйгесе үтте. Анда Татарстанны, аның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен 20 яшьлек Казан дәүләт консерваториясенең икенче курс студенты Анастасия Макарова тәкъдим иткән. Бу хакта "Вести КАМАЗа" җиткерә. Туташ үзе әйтүенчә, аның тамырларында украина, рус һәм татар каны ага. Анастасия...

Анастасия Макарова Казан дәүләт консерваториясендә белем ала.

Грузиядә "Miss Planet 2017" халыкара матурлык бәйгесе үтте. Анда Татарстанны, аның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен 20 яшьлек Казан дәүләт консерваториясенең икенче курс студенты Анастасия Макарова тәкъдим иткән. Бу хакта "Вести КАМАЗа" җиткерә.

Туташ үзе әйтүенчә, аның тамырларында украина, рус һәм татар каны ага.

Анастасия дүрт яшеннән профессиональ рәвештә академик вокал белән шөгыльләнә, үсмер чагыннан подиумда. Консерваториягә укырга кергәнче ул Эчке эшләр министрлыгы университетында белем алган.

Грузиягә бәйгегә 40 ил вәкиле килгән. Анастасия барлык сынау нәтиҗәләре буенча, бары Португалия вәкилен уздырып, "Miss Talent Planet 2017" титулына лаек булган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев