Җиденчесе дә соңгысы булмады
Светофор

Җиденчесе дә соңгысы булмады

“Светофор” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышы өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Илнур Насыйбуллин белән әңгәмәбез 2026 елның 7 айлык йомгаклары турында.

Фотода ГАИ хезмәткәре: Илнур Насыйбуллин
Фотода ГАИ хезмәткәре: Илнур Насыйбуллин

Юл фаҗигаләре арткан: Саба районында 13 авариядә өч кешенең гомере өзелгән...

–Кызганычка каршы, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары артты”, – дип сүзен башлады  Илнур Дамир  улы. – Бу чорда районыбызда 13 (2025 елда –7) юл-транспорт вакыйгасы теркәлеп,  аларда 3 (1) кеше үлде. 15е (9) төрле тән җәрәхәтләре  алды.

Фаҗигагә китергән сәбәпләр – чаттан  узып  китү кагыйдәләрен  бозу һәм каршы полосага  чыгу. Ни аяныч, җиденчесе дә  соңгысы булмады. Әле 23 августта гына кичке  якта 19 яшьлек йөртүче Сабаның Светлая урамыннан “Хундай-Солярис” белән Казан-Шәмәрдән трассасына чыгып, “Хундай Ай Икс 35” автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә соңгысының арткы салонында утырган 11 яшьлек баланың умрау  сөяге  сына. Ул иминлек  каешын  эләктергән була.  

–Электрон самокатлар сезоны әкренләп үтеп бара. Быелгы җәй ул  яктан ни күрсәтте?

–Алар белән юл йөрү кагыйдәләрен бозулар күп булды. Кырыкка якын баланың эше   административ  комиссиядә каралып,  алар учетка куелды. Әти-әниләренә штраф  салынды. Шәхси мобильлек чаралары юлларда җитди хәвеф тудыра. Самокатчы сәгатькә 20 чакрым тизлектә хәрәкәт итә ала, ә бит сәгатенә 5 чакрым юл үтүче җәяүле дә егылып имгәнә ала.

Димәк, электрон  самокат 4 тапкыр тизрәк йөри. Кемдер аларны эшкә бару  максатында  файдалана, балалар исә кызык өчен алгы тәгәрмәчләрен   күтәреп тә  йөри.

Бу  урында тротуарларда һәм җәяүлеләр зоналарында өстенлекнең җәяүлеләр ягында икәнлеген дә искәртәсе  килә. Шуңа күрә велосипедчыларга да, башка төр мобиль чараларда хәрәкәт итүчеләргә дә аларга карата игътибарлы булу сорала.

«Игътибар — балалар!»: Саба районында яңа уку елы алдыннан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтүгә юнәлдерелгән профилактика чаралары көчәйтелә

Киләсе атнадан укучылар мәктәпкә бара, Аларның юлларда иминлеген тәэмин итү көчәйтеләчәкме?

–Әлбәттә. Яңа уку елы алдыннан республика территориясендә «Игътибар – балалар!»  оператив-профилактика чарасы старт алды. Ул 24 августтан башланды һәм 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм  каникуллардан соң укучыларның юллардагы иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Җәй вакытында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында оныта, ә беренче класс укучылары мәктәпкә тәүге сукмагын гына  сала.

ГАИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары иминлегенә контрольне көчәйтәчәк. Балаларын махсус утыргычларда йөртмәүчеләргә таләпчәнлекнең артачагын алдан ук искәртәсе килә. Быел 7 айда әлеге  кагыйдәне  үтәмәгән 98 йөртүче тоткарланды һәм 5 мең сум штрафка тартылды. Бу былтыргының шушы  чорыннан 4кә күбрәк.

–Штраф дигәннән, аны вакытында  түләү динамикасы ничек?

–Транспорт хуҗаларының бу  мәсьәләгә җаваплылыгы  артты дип әйтәргә иртә. Быел  7 айда штрафларын вакытында түләмәгән 164  йөртүче җаваплылыкка тартылды, ягъни аларның  саны 26 процентка артты. Гомумән алганда,  судка 244 административ эш әзерләп  җибәрелде. Шуларның 47се – исерек хәлдә руль артына  утыручылар. 

–“Тоннель” профилактика операциясе нинди нәтиҗәләр  бирә?

–Аның үткәреләчәге турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша  йөртүчеләр  алдан искәртелә. Быел тоталь тикшерү аша 375 якын автомобиль  узды. Юл хәрәкәте  кагыйдәләрен  үтәмәүнең 77 очрагы ачыкланып, йөртүчеләргә беркетмәләр төзелде. Ешрак иминлек каешын эләктермичә яки дөрес беркетмичә йөрүчеләр фаш ителә. Гомумән, 7 айда юл хәрәкәте  кагыйдәләрен санга  сукмауның 4496 факты теркәлеп, шуларның 25 проценты  үзеңне һәм пассажирларның тормышын кайгыртмауга (2.1.2 пункт) туры килә.

–Урам-юл челтәрен тиешле тәртиптә тоту һәм “Халык контроле”нә кергән гаризалар хәл итү буенча нинди эшләр  алып барыла?

–Быел  Сабада һәм Шәмәрдәндә 3 урында проекцияле җәяүлеләр кичүе һәм халык  соравы буенча  ике  урында  ясалма тигезсезлек  эшләнде. Юл билгеләре  – 102, сигнал баганалары 923 урында  алыштырылды, 44 барьер  алыштырылды.  Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе карары нигезендә  Лесхоз-Иштуган, Олыяз-Иштуган юлларына "Кыргый  хайваннар" билгесе  куелды, күз  күремен  чикләүче  куаклар  киселде. 

Юлларда иминлек тәэмин итү  – хезмәтебезнең төп максаты. Төп бурычыбыз – транспорт хәрәкәте белән  фаҗигаләрне булдырмау. Кыскасы, безгә кагыйдәләрне ихтирам итүче автомобиль йөртүчеләр тәрбияләргә, аварияләрне барлык чаралар  яр­дәмендә киметүгә ирешергә  кирәк.

«Игътибар – балалар!»  оператив-профилактика чарасы старт алды
«Игътибар – балалар!»  оператив-профилактика чарасы старт алды

 


Нет комментариев