Саба китапханәсе «Әдәби алан» проектына йомгак ясады: җәй дәвамында балалар татар әдипләре белән танышып, Туфан Миңнуллин әсәрен сәхнәләштерделәр.
“Әдәби алан” проекты үз эченә милли мәдәниятне онлайн форматта китап аша тапшыру һәм саклау процессын ала. Төп максаты: туган телгә, әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү, катнашучыларның белемен тирәнәйтү, уйлый белү дәрәҗәләрен, укуга җәлеп итү, китапка кызыксынуларын арттыру. Шартларына килсәк, башта Саба китапханәсенең вконтакте битендә сентябрьдән алып майга кадәр атна саен билгеле бер темаларга (мәкаль, табышмак, фольклор, гореф-гадәтләр һ.б.) биремнәр куела, балалар аларга китаплардан җаваплар эзлиләр һәм махсус “Әдәби алан” дәфтәрләренә язып баралар.
Каникул чорында проект “Әдәби алан” “Җәйге китапханә” гә күчә һәм атна саен балаларны татар әдипләре белән таныштыру максат итеп куела. Дүшәмбе әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирелә. Чәршәмбедә аларның әсәрләре, шигырьләре укыла, ә җомга көнне бирем өстендә эшләүгә күчелә. Катнашучылар җомга биремнәрен китаплар укып, Саба китапханәсе вконтакте битенә куйган мәгълүматлар аша җавапларын язалар.
“Җәйге китапханә-2026” проектына 24 августта Саба район мәдәният йортында йомгак ясалды. Балаларга проектта актив катнашкан өчен бүләк итеп, Саба район мәдәният йортында оешкан “Сәяхәт” балалар театр коллективы тарафыннан Туфан Миңнуллинның “Кәрлә мәктәп баласы” әкият-пьессасы күрсәтелде. Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Илсөяр Шакирҗанова, китапханәче


Нет комментариев