Узган ялларда Байлар Сабасының «Аргамак» трассасы картинг башкаласы ролен үтәде.
«Аргамак»та кызу ярышлар: Саба картодромында Россия чемпионаты этабы җиңүчеләре билгеләнде
Картодромда Россия чемпионатының һәм беренчелегенең VI этабы, шулай ук Россия автомобиль федерациясе академиясенең YADRO кысаларында яшь спортчылар узышлары үткәрелде. Биредә 6 яшьтән 56 яшькә кадәрге 160тан артык картингчы җиде узыш категориясендә бүләкләр өчен көч сынашты.
Ачылыш тантанасында “Формула-4” оештыручысы һәм промоутеры Сергей Сироткин, Картинг СМП спорт директоры Роман Чамкин, спорт комиссарлары коллегиясе рәисе Валерий Котляров, узыш директоры Павел Куприянов, баш хөкемдар Алексей Ромашкин, Cаба муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Рәшит Кәримов һәм башкалар катнашты. “Сезне яңартылган трассада күрүебезгә бик шатбыз.
Форсаттан файдаланып, бу эшне башкарган төп подрядчы – “Татавтодор”ның Саба филиалына, шулай ук “159нчы ПМК” оешмасына барыгыз исеменнән зур рәхмәт белдерәсе килә. Картодром уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен таләп ителгәнне бөтен шартына китереп эшлибез. Барыгызга да ошагандыр дип ышанам. Һәрхәлдә, нәтиҗәләр шуны күрсәтә”, – диде Марат Кәримов пилотларга мөрәҗәгать итеп.
Чыннан да, «Аргамак» картодромы социаль челтәрләрдә дә бик югары бәя ала. Ярышта катнашучылар һәм карт автомбильләрендә йөрергә килүчеләр озын, киң трассаны, ярдәмчел персоналны, балалар белән ике урынлы картта йөрү мөмкинлеген, шулай ук чисталыкны һәм яхшы оештыру дәрәҗәсен мактый. “Бик яхшы урын. Алдан шалтыратыштык, эш режимын ачыкладык. Билгеләнгән вакытта бөтен гаилә белән кайттык. Бик шәп йөрделәр. Туры участоклар да, текә борылышлар да бар. Аренданың бәясе дә бик юнь генә”, – дип язалар.
Җәй азагында Саба картодромының салмак ритмына азарт, адреналин һәм киеренкелек килеп керә: “Аргамак” палаткалар белән чуарлана, бик дәрәҗәле ярышлар башлана. Көрәш кыза, фаворитлар башта ук билгеле була. Бу юлы да ачылыш тантанасында ук квалификация геройларын зурлап билгеләп үттеләр. “Микро” классында узган этапта да җиңгән Кирилл Крыловны (Санкт-Петербург) пьедесталга беренче булып чакырдылар.
Аннары Мәскәү вәкиле Гордей Иванов һәм Илья Мазо! “Окей-юниор” классында өченче квалификация бүләген Красноярск пилоты – DRMotorSport командасыннан Алексей Беликов алды. Ә осталар классында (“KZ2 Mаsters”) бу сезонда өченче тапкыр Казан узышчысы Илшат Ибраһимов (“Дронов мотоспорт” командасы) иң көчлесе булды.
«Вакыт минем файдага эшләде»
Россия чемпионаты һәм беренчелеге җиңүчеләре якшәмбедә көн азагында ачыкланды. LADA Sport ROSNEFT командасы пилоты Сергей Ткачев белән узган атнада “Аргамак” призына ярышларда танышырга өлгергән идек. Ул төп көчле көндәше саналган Ильяс Березкинны (Гусь-Хрустальный) 16 очкога узып, кабат подиумга күтәрелде. “Командадашым, спорт мастеры Егор Степанов-Ким да бик тәҗрибәле пилот, шулай ук Туладан Егор Талдыкинның да алга чыгу ихтималы бар иде. Әмма уңыш миңа елмайды”,– диде 13 яшьлек Сергей.
“KZ2” классында беренче урынны алган Иван Пигаевның исә Байлар Сабасына бишенче тапкыр килүе һәм беренче җиңүе. Моңарчы Рязаньда ике тапкыр зур уңышка ирешкән. “Ничек дип әйтим. Вакыт минем файдага эшләде. Борылышларда сездәге трасса яхшырак булудан да файдаландым”, – диде “ITECO Racing” командасыннан (Түбән Новгород) 16 яшьлек спортчы.
Башка классларга тукталсак, “беренче урыннарны “Супер-Мини”да Ростов на-Донудан Ярослав Леонтьев, “Микро”да Мәскәүдән Илья Картеников, “Ок-юниор”да Красноярскидан Алексей Бибиков, “Микро-новичок”та Барнаулдан Демид Парахин алды. Команда зачетында Россия беренчелеген “DRMotosport4” клубы, чемпионатны “ITECO Racing” пилотлары отты. Төбәкара ярышлар әле агымдагы атнада дәвам итәчәк һәм җиңүчеләрне кубоклар көтә.
Сораштырулар күрсәткәнчә, чемпионатка килгән балалар карт автомобильләренә нигездә 5-6 яшеннән утырган. Башта аккумулятор ярдәмендә йөри торган машиналар, аннары двигательлеләре. Картинг спорты күп кешеләрнең, яшькә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнеп китә.


Нет комментариев