Тагын бер зур югалту
Дөньякүләм танылган җырчы, СССРның халык артисты Зураб Соткилава вафат. Аңа 80 яшь иде. Зураб Лаврентьевич Ваһапов фестиваленең якын дусты иде. Ул безнең фестиваль чараларында даими катнашты. Фестиваль исә Казанда аның аерым концертларын да оештырды. Соңгы тапкыр Зураб Соткилава Казанга узган елның 28 ноябрендә килде. Инде бик каты авыру булуына карамастан,...
Дөньякүләм танылган җырчы, СССРның халык артисты Зураб Соткилава вафат. Аңа 80 яшь иде.
Зураб Лаврентьевич Ваһапов фестиваленең якын дусты иде. Ул безнең фестиваль чараларында даими катнашты. Фестиваль исә Казанда аның аерым концертларын да оештырды. Соңгы тапкыр Зураб Соткилава Казанга узган елның 28 ноябрендә килде. Инде бик каты авыру булуына карамастан, ул продюсер Рифат Фәттаховны 50 яшьлек юбилее белән котларга кайтты.
Рәхмәт сиңа, маэстро! Тыныч йокла, бөек җырчы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев