20 июнь 2021 яңалыклары
-
Сабада “Феникс” волонтерлар командасы кедр үсентеләре утыртты
Бүген Сабага моңарчы күрелмәгән хәйрия акциясе белән “Феникс” волонтерлар командасы кедр үсентеләре утыртырга килде.
-
Шифалы куллы табиб
Саба үзәк хастаханәсендә 35 ел табиб-хирург булып эшләүче Фәрит Лотфулла улы Биктов, үзе турында язарга уйлавымны белгәч, башта икеләнеп торды. «Курыкмагыз, операция ясау кебек авыр түгел, сорауларга җавап кына бирәсе», -- дидем. «Операция ясау миңа күпкә җиңелрәк булыр иде», - диде ул.
-
Сәламәтлек сагында торучы хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре һәм тармак ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз. Сезгә кеше гомере һәм сәламәтлеге ышанып тапшырылган. Соңгы ике елда хезмәт бурычыгызны катлаулы эпидемиология вәзгыяте шартларында үтәсез. Зур җаваплылык тойган хәлдә бик күпләргә яшәү сулышы бирәсез, киләчәккә өмет-ышаныч уятасыз. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, матур тормыш телибез