Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада “Феникс” волонтерлар командасы кедр үсентеләре утыртты

Бүген Сабага моңарчы күрелмәгән хәйрия акциясе белән “Феникс” волонтерлар командасы кедр үсентеләре утыртырга килде.

Бүген Сабага моңарчы күрелмәгән хәйрия акциясе белән “Феникс” волонтерлар командасы кедр үсентеләре утыртырга килде. Команда Россиянең төрле төбәкләреннән табигатьне яшәртү эшендә катнашырга теләк белдергән егет-кызлардан тупланган. “Безнең сафларда Ростов, Йошкар-Ола, Чабаксар волонтерлары, Казанда яшәүче Үзбәкстан егете дә бар. Сабага Кама Тамагы питомнигыннан сатып алынган 500 данә кедр үсентесе алып килдек. Барысы 250 мең сумлык. Акчаны үзебез җыябыз һәм акциягә кушылучылар арасыннан чит илләрдә яшәүчеләр дә бар. Хәтта Америкадан да акча күчерделәр”,– ди тумышы белән Лесхоз бистәсеннән булган Елена Әхмерова. Волонтерлар Сабага килгәнче Лаеш районының Столбище бистәсендә эшләгән.”Анда 1500 якын чыршы агачы утырттык. Кечерәкләрен дә кертсәң, 2000гә туладыр. Бик күңелле команда. Безне табигатькә якынаерга теләү омтылышы берләштерә. Волонтерлар сафына яңадан-яңа яшьләр кушыла”,– дип сүзгә кушыла Әлки районы кызы Лилия Җаббарова. Волонтерлар янында район башлыгы Рәис Миңнеханов та булган. “Безгә участокны Рәис Нургалиевич тәкъдим итте. Хәзер иң мөһиме, үсентеләргә су сибү. Кайберләре корыр да. Шулай да Саба кедр агачлыгы барлыкка киләчәгенә шик юк”,– ди Елена Әхмерова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев